Бу – тема!
Ни өчен? АЗ ЙОКЫ, ГРАДУСНИК, АВЫРТУ ТУРЫНДА...
Сәламәтлек турында моңа кадәр сез белмәгән фактлар.
Соңгы 100 елда без уртача алганда 20%ка азрак йоклый башлаганбыз. Аз йоклау нәтиҗәсендә кеше уяу чакта да аның баш мие «йокыга китә». Кеше бер ноктага карап «ката», игътибарлылыгы кими, кулыннан әйберләр төшеп китә... Әгәр ул озак вакыт аз йокласа, баш мие күзәнәкләре үлә башлый.
Бу температурада кандагы аксым (белок)ның денатурациясе, ягъни куеру процессы башлана. Нәкъ шундый ук ситуацияне без йомырка кыздырганда күзәтә алабыз: үтә күренмәле йомырка аксымы ак төскә керә, куера. Шулай ук бу температурада баш миендә матдәләр алмашы туктала. Болар барысы да организмның үлүенә китерә.
Егылсак, берәр җирне авырттырсак, аякка кадак керсә, без үзебез дә сизмәстән, кычкырып җибәрәбез. Галимнәр моның организмга ни өчен кирәклеген ачкылаган. Ә сер гади: кычкыру, ыңгырашу авыртуны киметә икән.
#ПОЧЕМУПАТАМУШТЫ
Ни өчен аз йоклау зыянлы?

Ни өчен градусник 42 °C белән туктый?
Бу температурада кандагы аксым (белок)ның денатурациясе, ягъни куеру процессы башлана. Нәкъ шундый ук ситуацияне без йомырка кыздырганда күзәтә алабыз: үтә күренмәле йомырка аксымы ак төскә керә, куера. Шулай ук бу температурада баш миендә матдәләр алмашы туктала. Болар барысы да организмның үлүенә китерә.
Ни өчен без авыртканда кычкырабыз?
Егылсак, берәр җирне авырттырсак, аякка кадак керсә, без үзебез дә сизмәстән, кычкырып җибәрәбез. Галимнәр моның организмга ни өчен кирәклеген ачкылаган. Ә сер гади: кычкыру, ыңгырашу авыртуны киметә икән.
Зилә САБИТОВА әзерләде
#ПОЧЕМУПАТАМУШТЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев