Бу – тема!
Йоклаганда бик каты гырлаучылар еш кына үзләренең бу гамәлләрен танырга теләми. Чөнки алар моны сизми дә, ишетми дә. Ни өчен шулай соң? Нигә мондый кеше төртеп уятканчы гырлавын дәвам итә?
Галимнәр моны бик җиңел аңлата: йоклаганда безнең баш мие төрле тавышларга һәм яктылыкка гына уяна. Үзенең гырлау тавышы кешене шомландырмый, шуңа күрә ул аны ишетми дә. Тик шулай да кайчак кешенең гырлау тавышы шундый көчле була ки, хәтта ул үз тавышына үзе дә уяна.
Ә ни өчен без гырлыйбыз? Йоклаганда сулыш юлларындагы мускуллар иркенәя, шул сәбәпле, кергән һава агымын каплый һәм һава барыбызга таныш гырлау тавышын барлыкка китерә.
Әлеге сорауга күп кеше: “Кояш нурлары тәэсирендә каралганнар”, - дип җавап кайтара. Тик Британия галимнәренең башка төрле фаразлары да бар.
Алар фикеренчә, башта Африка халкының да тәннәре аксыл булган. Тик кояшның артык кыздыруы нәтиҗәсендә, мондый тәнле кешеләрдә рак барлыкка килгән. Нәтиҗәдә, тәннәре кара булганнар гына исән калган. Шулай итеп, Африка материгында халыкның кара тәнлеләре генә яшәп калган. Бу вакыйга 1,5 миллион ел элек булган дип санала. Бүгенге көндә дә Африкада туган ак тәнле кешеләрнең 80%ы 30 яшькә кадәр үлә икән.
НИ ӨЧЕН: Африка халкы кара тәнле?
Ни өчен кеше йоклаганда үзенең гырлавын ишетми?
Йоклаганда бик каты гырлаучылар еш кына үзләренең бу гамәлләрен танырга теләми. Чөнки алар моны сизми дә, ишетми дә. Ни өчен шулай соң? Нигә мондый кеше төртеп уятканчы гырлавын дәвам итә?
Галимнәр моны бик җиңел аңлата: йоклаганда безнең баш мие төрле тавышларга һәм яктылыкка гына уяна. Үзенең гырлау тавышы кешене шомландырмый, шуңа күрә ул аны ишетми дә. Тик шулай да кайчак кешенең гырлау тавышы шундый көчле була ки, хәтта ул үз тавышына үзе дә уяна.
Ә ни өчен без гырлыйбыз? Йоклаганда сулыш юлларындагы мускуллар иркенәя, шул сәбәпле, кергән һава агымын каплый һәм һава барыбызга таныш гырлау тавышын барлыкка китерә.
Ни өчен Африка халкы кара тәнле?
Әлеге сорауга күп кеше: “Кояш нурлары тәэсирендә каралганнар”, - дип җавап кайтара. Тик Британия галимнәренең башка төрле фаразлары да бар.
Алар фикеренчә, башта Африка халкының да тәннәре аксыл булган. Тик кояшның артык кыздыруы нәтиҗәсендә, мондый тәнле кешеләрдә рак барлыкка килгән. Нәтиҗәдә, тәннәре кара булганнар гына исән калган. Шулай итеп, Африка материгында халыкның кара тәнлеләре генә яшәп калган. Бу вакыйга 1,5 миллион ел элек булган дип санала. Бүгенге көндә дә Африкада туган ак тәнле кешеләрнең 80%ы 30 яшькә кадәр үлә икән.
Зилә САБИТОВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев