Логотип Идель
Бу – тема!

NETFLIX ТЕЛЕФОН УЕННАРЫ ЧЫГАРА БАШЛАДЫ?

Netflix платформасы телефон өчен уеннар тәкъдим итте. Хәзерге вакытта Android системалы телефон хуҗаларына дип, 5 төрле уен әзерләнде. Әлеге мәгълүмат белән Netflix компаниясе үз сайтында уртаклашып китте. Ул хәбәр иткәнчә, тиздән уеннар артачак кына. Тик әлегә тагын нинди уеннар барлыкка киләчәге һәм алга таба нәрсә булачагы билгеле түгел. Хәзерге вакытта эшли башлаган уеннар кушымталары исемлегендә:

«Stranger Things: 1984» – «Очень странные дела» / «Stranger Things» сериалына нигезләнеп ясалган,  маҗараларга багышланган уен.

«Stranger Things 3: The Game» –  әлеге уен исә беренче уенның дәвамы буларак тәкъдим ителә.

«Card Blast» – монда отышлы комбинацияне төзү өчен хәрәкәт итүче конвейердан карта җыярга кирәк. 

«Shooting Hoops» –  бу уенның кагыйдәсе гади: баскетбол тубын кәрзингә генә кертергә кирәк.

«Teeter Up» –  уенчы күчеп йөри торган платформа ярдәмендә, шарны ярыкка кертеп җибәрергә тиеш.

Әйтеп киткәнчә, бу уеннарны Android моделе телефоннарына һәм планшетларына гына йөкләп булачак. Ләкин шунысы бар: балалар профилләрендә әлеге саналып киткән уеннарга керү тыелган. Компания билгеләп үткәнчә, кулланучыларның Netflixта үз профиле булдырылырга тиеш, анда уеннарга багышланган махсус бүлек барлыкка киләчәк. Теләгән кеше уеннарны телефонга йөкләп, хәтта интернет челтәре булмаганда да, аларны куллана алачак. Уеннар бик күп төрле телләрдә тәкъдим ителә. Әле шунысы кызык: бер Netflix аккаунты аша берничә телефон яисә планшетта уйнап булачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев