Логотип Идель
Бу – тема!

«NAURUZ SCHOOL» ТӘМАМ: ДӘВАМЫ БУЛЫРМЫ? (ФОТО)

Беренче карлыгач кына булса да, шактый биеккә оча алды ул. Сүзем “Nauruz school” студент спектакльләренең халыкара фестивале турында. Әлеге чара Төрки халыкларның XIV «Нәүрүз» халыкара театр фестивале дәвамчысы булды.


Фестивальнең соңгы көннәрендә Т. Жургенов исемендәге Казах милли сәнгать академиясе студентлары «Карагоз» спектаклен тәкъдим итте. Мохтар Ауэзовның «Карагоз» пьесасы – казах әдәбиятының йөзек кашы санала. Биредә вакыйгалар мәхәббәт өчпочмагына бәйле. Аның һәркем белән дә булуы ихтимал. Авылның иң гүзәл кызына ирекле акынны яратырга рөхсәт бирмиләр. Чөнки аларның икесендә дә бер үк кан ага: Карагоз белән Сырым – бер нәселдән. Кызны башкага кияүгә бирәләр. Ләкин бер-берсен яраткан ике йөрәк, юллары аерылгач, иске традицияләргә буйсынырга мәҗбүр була. Тик көчле хисне читлеккә бикләп куеп булмый, ул барыбер талпынып чыгар җай эзли. Тик, ни кызганыч, Карагознең юлы күңелсез тәмамлана.



Казан дәүләт мәдәният институты студентлары «Парковка» (авторы Сөмбел Гаффарова) спектаклен тәкъдим итте. Укучыларның остазлары – Фәрит Бикчәнтәев. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фикеренчә, әлеге курс бик җитди, спектакль героинясы да лидер. «Үткен, заманча театр теле кайбер урыннарда аз аңлаешлы булган проблематиканы башка экзистенциаль дәрәҗәгә күтәргән. Кайбер күренешләр апокалипсис алдыннан булган кебек яңгырый», – ди тәнкыйтьче.



Фестивальнең соңгы көнендә Казан театр училищесы студентлары «41-нең арбалы хатыннары» спектаклен тәкъдим итте. Курсның остазы, постановканы сәхнәгә куючы – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин.



Театр училищесы студенты, баш рольне башкаручы Наилә Ханнановага спектакльда уйнау авыр бирелгән. «Без психофизика, психологик яшебез юнәлешендә эшләдек. Чөнки безгә бер яшьтән икенче яшькә күчәргә кирәк иде. Бу һәрберебез өчен психологик яктан бик зур үзгәреш кичерү булды. Спектакль дә физик гамәлләргә түгел, ә психологик аспектка нигезләнде», – ди ул.


Шулай итеп, «Nauruz school» фестивале тәмам. Тик шуңа да карамастан, оештыручылар тарафыннан да, катнашучылар ягыннан да бу фестивальне дәвамлы итү теләге бар.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар фестивальнең матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев