Бу – тема!
НӘФРӘТ ЯКИ МӘХӘББӘТ?!
«Без – Гөлия белән күптәнге дуслар. Балалар бакчасыннан бергә уйнап үстек, гел бергә идек. Бәлки, ярату хисе дә булгандыр инде... Хәзер ул кияүдә...»
«Тик мин аны көнләмим һәм сөйгән яры белән икесенә бары тик бәхет кенә телим», – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем (исемен әйтмәскә кушты). Чынлап та, егетләр һәм кызлар арасында чын дуслык бармы соң ул? Көннәрдән бер көнне ул дошманлыкка яки мәхәббәткә әйләнә аламы? Гомумән, егет һәм кыз арасындагы дуслык кая илтә?
Әлеге четерекле сорауларга язучылар, психологлар һәм хәтта галимнәр дә төгәл җавап бирә алмый. Язучыларның күбесе «капма-каршы затлар арасында дуслык була ала» дип фаразлый. Әсәрләрдә дә хатын-кыз йомшак һәм назлы җан иясе буларак тасвирлана Аны саклаучы, яклаучы дус – ир-ат барлыкка килә. Соңгы дистә елда чит ил әдәбиятында да хатын-кыз янәшәсендә һәрчак диярлек дус ир-егет бар.
Психологлар һәм кайбер галимнәр моның белән тамчы да килешми! Алар фикеренчә, ир-ат һәм хатын-кыз арасында симпатия яки антипатия нәтиҗәсендә бары тик мәхәббәт, йә булмаса, нәфрәт кенә була ала икән.
Кыскасы, егетләр һәм кызлар дуслыгы Бермуд өчпочмагы кебек бик серле булып чыкты. Интернет чыганакларыннан гына җавап таба алмагач, соравымны яшьтәшләремә, танышларыма да бирдем.
Алсу Шәмсетдинова (Казан дәүләт медицина университетының чыгарылыш студенты):
– Элек мин егет һәм кыз арасында чын дуслык була алмый дип уйлый идем. Чөнки бер як булса да гашыйк булып куярга мөмкин бит... Әмма дус егетем барлыкка килгәч, фикеремне үзгәрттем! Беләсезме, мин аны хәтта туема да чакырдым!
Рафис Хафизов (Казан энергетика көллиятенең 1нче курс студенты):
– Минемчә, егет һәм кыз арасында дуслык була ала. Чөнки андый дустым үземдә дә бар. «Ул кызны башка егетләргә көнләмисеңме?», «Ә дуслыгыгыз зуррак хискә – мәхәббәткә әйләнер дип курыкмыйсыңмы?» дип сораучылар бик күп. Җавабым бер: юк, көнләмим. Дуслык мәхәббәткә әверелү очраклары була торган хәл, ләкин минем ул турыда уйлаганым юк, шуңа күрә курыкмыйм. Дус – дус булып калсын инде ул, алай яхшырак.
Алинә Әхтәмҗанова (Саба районы Сатыш урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы):
– Егет һәм кызлар арасында дуслык була! Хәтта шуны әйтәсем килә: ул чын һәм мәңгелек, минемчә! Үземнең дә андый дустым бар... Әгәр инде ул егет хисләрен аңлата башласа, пар булырга тәкъдим итсә, һичшиксез, аралашуны туктатырга, аның белән хушлашырга туры киләчәк, дип уйлыйм. Ялган өметләр биреп, аны да, үземне дә газаплап йөртәсем килми...
Айгөл Хуҗиева (Ташкичү төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы):
– Андый дустым булмаса да, егет һәм кыз арасында чын дуслык булуына ышанам. Тик дуслыктан нәфрәткә бер адым. – шул хакта онытырга ярамый. Чөнки әлеге ике дусның сөйгән ярларының көнләшүе аралар бозылуына китерергә бик мөмкин!
«...Студент чакта дуслык күбрәк ныгыды: бик авыр вакытларымда шалтыратып, кич очрашып сөйләшсәк, җиңел булып китә иде. Көнләшү дигән нәрсә бөтенләй юк, булмады да. Кияүгә чыккач, дуслык юкка чыкты дип әйтә алмыйм, тик аралашу кимеде. Элеккеге кебек, җанны бушатып утырулар юк инде, очрашканда гына сөйләшү белән чикләнәбез», – ди Сарман аграр көллияте укытучысы Гөлия Бакиева.
Сәләт клубы президенты Игорь Смирнов исә бөтенләй башка фикердә. Әллә егет булганга, әллә тормыш тәҗрибәсе башканы сөйли, белмим. Тик Игорь абый: «Егет белән кыз арасындагы дуслыкка ышанмыйм. Дөресен генә әйткәндә, мөнәсәбәтләр турында болай сөйләргә дә яратмыйм. Сезнең фикерегез минеке белән туры килмәскә мөмкин, кирегә үгетләргә теләүчеләр булыр. Тик берни дә барып чыкмаячак. Яхшы бәхәс килеп чыгачак, ләкин ахырдан барыбер һәркем үз фикерендә калачак.
Ожегов сүзлегендә «дуслык» сүзе «ике яклы ышаныч, бер-береңә ияләнү, уртак кызыксынуларга нигезләнгән якын мөнәсәбәтләр» дип аңлатыла. Кыз белән кыз, егет белән егет дуслыгы очрагында бернинди дә сорау тумый. Таныш, хезмәттәш, иптәш, дус, – гадәттә, менә шундый мөнәсәбәтләр иерархиясе саклана. Ә егет белән кыз арасында «яхшы мөнәсәбәтләр» һәм «симпатия» генә була ала дип уйлыйм. Симпатия ике яклы булса, «химия»гә бер адым дигән сүз. Мондый симпатиянең зыянын күрмим. Ә менә бер яклы гына булса, кемдер гел газапланып яшәячәк. Мондый очраклар күпләр мөнәсәбәтендә була ала. «Бер-береңә тартылу», «ошату», «ярату» кебек төшенчәләр булганда, «дуслык» сүзен куллануның ник кирәге бар?!»
Аңлатмалы сүзлеккә нигезләнеп, менә мондый формула китереп чыгара алабыз: дуслык = ияләнү, ияләшү = симпатия, симпатия = бер-береңә тартылу = ярату. Нәкъ менә шуңа күрә дә мин кызлар белән егетләр арасында дуслык була алмый дип саныйм.
Танышларым арасында, җенесара дуслык билгеле бер яшьтә генә була ала, дип уйлаучылар да табылды. Мәсәлән, кечкенә кыз белән кечкенә малай арасында яки, киресенчә, олы яшьтәгеләрдә. Башка чорларда мондый дуслык артында хисләр яшеренә икән.
Ә син ничек уйлыйсың?..

Илүзә КАСЫЙМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев