Логотип Идель
Бу – тема!

МОГҖИЗА ТУДЫРГАН МАТЧ...

...яки Акинфеевны матч алдыннан кырга алып чыккан кыз тәүге тапкыр аягына басты!

14 июньдә Россия – Согуд Гәрәбстаны матчында футбол сөючеләр өчен шатлыклы вакыйга булды. Безнең илдә футбол буенча дөнья чемпионаты старты күңелле башлангыч булып истә калачак. Ә кемдер өчен бу яраткан футболчыңны якыннан күрү генә түгел, ә тәүге тапкыр аякка басу да әле. Сүзем Татарстанның Балалар республика клиник хастаханәсендә дәваланган Мәскәү кызы Полина Хәертдинова турында. Инвалид коляскасында утырган кыз футбол кырында беренче тапкыр аягына баса! Могҗиза түгелме соң бу?!

Чыннан да, әлеге мизгел бик символик була. Чөнки Полина моның турында Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары, «Роналд Макдоналд йорты» волонтерларына әйткән була. «Һәркем үз бәхетен үзе төзи. Һәм бу тормышка үз көчеңне никадәр кертүгә карап, тормыш та аңа шуның белән җавап кайтара. Мин, бер матур мизгелдә башта аягыма басар, аннары йөрер өчен, күнекмәләремне дәвам итәм. Миңа ярдәм иткән һәркемгә – әти-әниләремә, табибларга, дусларга рәхмәт!», – дип әйтә ул. Бәлки, нәкъ менә Полина үзенең саф, самими хыялы белән безнең футболчыларга уңыш китергәндер дә әле!

Роналдуны оныта алмый


Һәрхәлдә, ничек кенә булмасын, могҗиза чынга ашкан. Шул уңайдан, "Ялкын" журналы хәбәрчесе Полинаның гаиләсе белән элемтәгә керде. Аларның Рональд Макдональд фонды белән элемтәсе инде 2013 елда ук башланган. Ул чакта Полинаны Сочидагы Балалар инклюзив уен мәйданчыгы ачылышы һәм Казандагы Балалар республика клиник хастаханәсе каршындагы Рональд Макдональд йортына ярдәм йөзеннән роликта төшәргә чыкыралар. Былтыр Конфедерацияләр Кубогы дәвамында ул футбол кырына Криштиану Роналдуны алып чыга. Әле хәзер дә 12 яшьлек кыз шушы мизгелне, дистәләгән камераларны, трибуналар шаулавын, Криштиануның үзен үбүен оныта алмый икән.

– Шушы матчтан соң булган барлык интервьюларда ул бер елдан соң, футбол буенча чемпионат вакытында футбол кырына үз аяклары белән чыгып, Игорь Акинфеев белән танышырга теләве турында әйтә. Шушы интервьюны «МатчТВ» каналы аша ЦСКАның матбугат хезмәтендә күреп алалар. Роналдуны кырга алып чыкканнан соң, Полинанаың Акинфеев белән күрешү хыялы да чынга аша. Игорь – бик күркәм кеше. Ул Полинаны күңелен биреп тыңлый, аның белән аралаша. Мин үзем дә алар сөйләшкән вакытта күз яшьләремне чак кына тыеп калам, – дип сүзен башлады Полинаның әнисе Ольга Наумова.

[embed]https://youtu.be/YjVIdaJWM_Y[/embed]

Мәскәү кызы Казан табибына ышана


«Могҗизага ышанырга кирәк», дип юкка әйтмиләр. Чөнки берничә айдан соң Рональд Макдональд фондыннан шалтыратып, Полинаны караячак табибларны тапканнары һәм, бәлки, операция ясаячаклары турында әйтәләр. Моңа кадәр бу гаилә кемгә генә мөрәҗәгать итеп карамый! Израильгә яза, Германиягә күренергә барып кайта, Мәскәүнең барлык нейрохирургия буенча хастаханәләрен урый. Һәм бар җирдә дә аларга операциядән соң, уңай нәтиҗәләргә караганда, риск күбрәк булырга мөмкин, диләр. Хәтта баланың параличлану куркынычы булуы турында да искәртәләр. Аның хәле шулай ук калуы яки, киресенчә, начарлана алырга мөмкин булуы турында белгертәләр. Шуңа да операция ясарга алынмыйлар.

– Нәтиҗәдә, Балалар республика клиник хастаханәсенең бик яхшы нейрохирургы Эльза Фагил кызы Фатыйхова арка миен камап алган сөяк инәсен алу операциясе ясаячакларына ышандыра. Ул барысы да яхшы булыр, дип әйтә. Без аңа ышандык, һәм бу ышаныч бер дә юкка булмады. Кызым кыюланып операция ясый торган палатага керде һәм тулысынча табибларга ышанды. Берничә сәгать дәвам иткән авыр операциядән соң, аны реанимациядән палатага күчерәләр. Икенче көнне тернәкләндерү процедураларын да башлап җибәрдек. Полина әкренләп утыра башлады. Тик аның калак сөягеннән башлап, арканың ахырына кадәр зур шрам бар иде. Шул кичтә ул 12 ел эчендә беренче тапкыр үзе бәдрәфкә барырга сорады. Без барыбыз да – мин, Полина һәм Эльза Фагил кызы – еладык. Спиналь проблема (СпинаБифиданың иң авыр формасы) булган вакытта кешеләр оча сөякләре функциясен контрольдә тотмый. Ә бездә сизгерлек хисе барлыкка килде. Ул тезгә кадәр сизелде. Моңа чаклы Полина билдән аска таба өлешендә параличланган иде. Операциягә кадәр ул җылы, салкын тоймый иде. Операциядән соң тоя башлады. Бу – шушы авыру вакытында бик зур алга китеш, – дип сөйли йөрәк парәсе турында Полинаның әнисе.


Игорь Акинфеевтан нәрсә сорый?


Полинаның гаиләсе Мәскәүдә яши. Казанга операциягә, соңыннан тернәкләндерүгә килә. Шуңа да футболчыларның эскортында Мәскәүдә катнаша. Футбол кырына чыгарга бер көн кала, Полинага кырда аякка басу мөмкинлеге чара узачак көнне иртә белән генә билгеле булачагын әйтәләр. Чөнки кыз сәхнә артында үзе басып карарга тиеш булган.

14 июньнең иртәсе «Макдоналдс» ресторанында башланып китә. Биредә чемпионат ачылышы вакытында футболчыларны алып чыгачак, төрле илләрдән килгән малайлар-кызлар белән очрашалар. Аларның бары тик икесе генә – Полина һәм тагын бер малай Россиядән була. «Көндезге 11дә алар футбол кырына барып, барлык куркынычсызлык процедураларын узды, вертикализация өчен аппаратлар (Полина басып тора алсын өчен) киде. Көндезге репетиция барышында шушы аппаратның келәсе ябылмады, Полина утыргычның артыннан алгарак таба килергә оныта. Һәм шул моментта уен вакытында аңа басарга рөхсәт итмәсләр, дип, елап җибәрә. Нәкъ менә уенга чыгар минутта, мин Игорьнең, Полина янына иелеп, нәрсәдер турында килешкәннәрен күрдем. Соңыннан гына, кызымның безнең гимн вакытында күтәрүен сораганын аңладым. Бу – баланың теләге һәм карары булды. Ул Россия гимнын кечкенә энесе белән өйрәнде, аннары илебезнең җыелмасы футболистлары белән җырлады. Без Фонд вәкилләре белән трибуналар астында торып, видеоны экраннан күзәтеп еладык. Бу адымны ясар өчен Полина ел буе күнекмәләр уздырды, аның бик аягына басасы килде, – дип искә ала ул моментны әнисе.


Роналду белән очрашу футбол дөньясына алып керә


12 яшьлек кыз футбол белән, былтыр Криштиану Роналду белән уен кырына чыкканнан соң, кызыксынып китә. Ул Россия өчен җан ата. Ләкин шуңа да карамастан, бер генә уенны да күз уңаеннан ычкындырырмый. Аеруча Месси һәм Роналду артыннан күзәтә. Кыз өстәл уеннарын, иҗатны ярата, күп укый, әнисенә хуҗалык эшләрендә бик булыша. Шулай ук йөзәргә ярата икән.

Танылган футболчы – Акинфеев белән Полина бер ел таныш. Тик шулай булса да, футбол кырына чыгу карарын бу кыз түгел, ә өстәге инстанцияләр кабул итә. Шуңа кызның әти-әнисенә Полинаның Игорь белән чыгачагын хәбәр генә итәләр.

– Мин таң калдым. Башкалар белән бер буйда була алуыма! Россиянең иң яхшы голкиперы янында басып тора алуыма! Илебезнең иң яхшы футболчылары белән бер рәттә торганыма! Аннары мин Россиянең көндәшләр капкасына 5 гол кертә алуларына шатландым. Бу юлы Игорь белән аралашыр өчен вакыт аз булды. Футболчы капкада яхшы итеп басып торырга, бер генә тупны да күз уңаеннан ычкындырмаячагына сүз бирде, – дип уртаклаша үз хисләре белән Полина.



Кызның туганнары, дуслары да бу могҗизаны күрә. Бу адымга ел буе әзерләнсәләр дә, беркем дә моңа ахыргача ышанмый. Шушы матчка бер атна кала, Полинаның туган көне узган. Бу үзенә күрә туган көнгә тылсымлы бер бүләк була. Рональд Макдональд фонды һәм FIFA таләпләре буенча футболчыларны ике тапкыр уенега чыгарырга ярамый. Тк Полинага икеләтә бәхет елмая.

Без Полинаның әнисеннән Россиянең шундый җиңүе турында да сорашмый кала алмадык.

– Беренчедән, Россиянең көндәше алай ук куркыныч түгел иде. Җитмәсә, бу эшкә, Полина сыман, бик җаваплы карарга кирәк иде. Бу FIFA2018 кысаларында Россия өчен беренче уен иде бит. Җиңү мөһим иде. Һәм безнекеләр җиңеп тә чыкты! Һәркемгә булышканнары һәм ярдәме өчен бик зур рәхмәтемне белдерәм. Һәм безнең җыелмага бары тике җиңүләр генә теләп калам – дип шатлана әнисе.

Полинаның аякка басуы кызның көчле ихтыяры, Балалар республика клиник хастаханәсе табибларының осталыгы, «Макдоналдс» программасы ярдәмендә тормышка аша. «Лужники» стадионының трибуналары тын да алмыйча көчле рухлы кызның Игорь Акинфеев ярдәмендә иң зур хыялына иң беренче һәм иң мөһим адымын ясавын карый. Үз чиратында, Полина үзе дә футболчыларга уңышка юл ача.


Белешмә:

«Макдоналдс» – FIFA футбол буенча дөнья чемпионатының рәсми спонсоры. Һәм аның «Макдоналдс белән бергә FIFA футбол буенча дөнья чемпионатына» дигән программа уздыруга эксклюзив хокукы бар. Әлеге программаны «Макдоналдс» 2002 елдан бирле тормышка ашыра. Нәкъ менә ул теләсә кайсы балага үз хыялын тормышка ашырып, эре футбол турнирлары вакытында футбол «йолдыз»ларын уен кырына алып чыга мөмкинлеген бирә. Футбол буенча быелгы Дөнья Чемпионаты вакытында спортчыларны 1408 балага уен кырына алып чыгачак. Аларның 1273е – россиялеләр.

Әлеге программада 100дән артык урынны «Макдоналдс» балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, уллыкка-кызлыкка алынган, азкеремле гаиләләрдәге, шулай ук мөмкинлекләре чикле булган балаларга бирә. Шулай ук быелгы чемпионатта «Дети-герои» Бөтенроссия граждан-ватанпәрвәрлек проектында бүләкләнгән 11 батыр бала катнашачак.

«Макдоналдс» глобаль дәрәҗәдә футболга 25 елдан артык ярдәм итә. Бу 1994 елдагы АКШта узган чемпионаттан башлана.

«Макдоналдс» белән дөнья чемпионатына» программасы 6-10 яшьлек балаларга дөнья һәм Европа чемпионатлары вакытында футбол йолдызлары белән чыгу мөмкинлеген бирә. Уеннардан кала, балалар дусларча матчларда катнаша, ярышлар уза торган илнең мәдәнияте белән таныша.

2002 елдан, программа башланганнан бирле, 10 000 балага мондый бәхет елмая. Россия балалары анда 2004 елдан бирле катнаша. Былтыр катнашучыларның саны 400 була, шуларның 350се – Конфедерацияләр Кубогында. Балаларны төрле конкурс ярдәмендә сайлап алалар.

2017 елда шушы программаның тарихында беренче тапкыр мөмкинлеге чикле булган бала катнаша. Ул 10 яшьлек Полина Хәертдинова була. Бу адым – компаниянең бөтен балаларга да мондый мөмкинлек будыруы белән аңлатыла.

P.S.: Былтыр футболчы Криштиану Роналдуны футбол кырына алып чыккан малай турында «Ялкын» язып чыккан иде. Әлеге язма белән биредә таныша аласыз: yalkyn.com

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар: «Макдоналдс» компаниясенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев