МӘКТӘП УКУЧЫСЫНЫҢ ИРТӘНГЕ АШЫ НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?
Мәктәп укучысына нәрсә ашаса яхшы, нәрсә сәламәтлегенә зыян гына китерәчәк? Диетолог файдалы иртәнге ашның нинди булырга тиешлеге турында сөйләде.
Диетолог Марина Макиша мәктәп укучысының файдалы иртәнге ашы нинди булырга тиешлеге турында сөйләде.
Белгеч әйтүенчә, бала организмына үсү өчен аксымга бай ризык ашарга кирәк. Мәсәлән, сыр кисәге, кызыл балык белән кәтлит яки сэндвич.
Шулай ук иртәнге аш өчен шикәр кушылмаган сөт продуктлары да яхшы булачак. Макиша әлеге ризыклар бик кыйбат түгел һәм шул ук вакытта кальцийга да бай, ди. Тискәре йогынтысы булмаган очракта табиб балага эремчек, йогурт яки запеканка бирергә тәкъдим итә.
- Тиз әзерләнә торган боткаларда файдалы матдәләр юк, аның каравы “буш калорияләр” бар, - ди Марина Макиша.
Диетолог пакетлы соклардан да баш тартырга чакыра. “Алар диабетка китерергә мөмкин”, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев