МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ЭКРАН КАРШЫНДА КҮПМЕ ВАКЫТЫН УЗДЫРА?
Россия укучылары экраннар каршында тәүлегенә 6-8 сәгать вакытын уздыра.
Укучыларның өчтән бере (29%) экраннар каршында тәүлегенә 4 сәгатьтән дә ким утырмый. Смартфон алар арасында иң популяр гаджет булып тора. Ә 20% мәктәп укучысы телефонда 6-8 сәгать вакытын уздыра.
26% тирәсе укучы көненә 2-4 сәгать вакытын смартфонга багышлый. Һәр унынчы мәктәп укучысы 8-10 сәгать дәвамында телефонны кулыннан төшерми.
Укучыларның 6%ы экран каршында көненә 10шар сәгать вакытын үткәрә икән.
Смартфон укучылар арасында иң популяр җайланма булып тора. Сораштыруда катнашучыларның 71%ы иң еш куллана торган гаджет дип аны атаса, 20% укучы күбрәк компьютерга өстенлек бирә.
Сораштырылучыларның 31%ы экран вакытын күңел ачуга багышлый. 16% мәктәп укучысы телефонны белем алу, ә 15% өстәмә белем алу өчен куллана.
Респондентларның биштән бер өлеше әйтүенчә, алар гаджет ярдәмендә аралаша.
Мәктәп укучыларыннан: “Дәресләрдә гаджетларны тыю кирәкме?” – дип тә сораганнар. Аларның 60% “тыярга ярамый”, “23%”ы “кирәк” дип җавап биргән. Ә 56%ы “бүгенге заманда электрон җиһазларсыз мәгълүмат алып булмый” дип җавап кайтарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
-
8 июня 2026 - 14:11
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫН «ТАССТА МЕДИАСЫЙНЫФ 5.0» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев