Логотип Идель
Бу – тема!

М.КӘБИРОВ: «ЯЗУЧЫ ИСЕМЕН ЙӨРТКӘННӘР АРАСЫНДА ДА БУ ДӘРӘҖӘДӘ ЯЗА АЛМЫЙ ТОРГАННАР БАР!»

26 гыйнвар Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен оештырган Ш.Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре игълан ителде. «Чәчмә әсәр» юнәлешендә Алинә Хәбибуллина, «Әдәби тәрҗемә» номинациясендә Азат Якупов эшләре уңышлы дип табылды.

Исегезгә төшерәбез, әдәби премия Ш. Камалның әдәби мирасын популярлаштыру, проза жанрында язучы талантлы яшь авторларны ачыклау, җәмәгатьчелек игътибарын әдәби процесска юнәлтү максатларыннан гамәлгә куелган иде. Ул ике юнәлешне үз эченә алды –хикәя, новелла, кечкенә повесть, нон-фикшн жанрларына караган татар телендәге проза һәм әдәби тәрҗемә.

«Чәчмә әсәр» номинациясенә – 18, «Әдәби тәрҗемә» номинациясенә исә 33 эш кабул ителгән. Иң яшь катнашучыга – 15, иң өлкәненә 28 яшь. Катнашучылар арасында мәктәп укучылары, студентлар, табиб, журналист, укытучы, тел белгечләре бар. Чарада Татарстанның Арча, Мөслим, Кайбыч, Әлмәт, Актаныш, Саба, Буа, Кукмара районнарыннан эшләр килгәнлеге әйтелде.

«Шәриф Камал – татар прозасының новаторы. Хәзерге яшьләрнең иҗатында аның әсәрләрләрендәге тормыш тәҗрибәсен һәм хыялны тоясың. Биредә иң уртада моң торса,  яшьләр исә, фантазия һәм поэтиканың башка алымнарын куллана. Ярты хикәя төшкә корылган, чөнки иҗатчылар хыялларын шулай уйната, яңа дөньялар ача», – ди язучы Галимҗан Гыйльманов, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиядә катнашкан яшьләрнең әсәрләрен тормышчан һәм шул ук вакытта хыялый итеп язылганын ассызыклап.

«Яшьләр арасында мондый бәйгеләр уздыру әдәбиятыбызның киләчәге өчен мөһим. Хикәяләрнең барысын да рәхәтләнеп укып чыктым. Иң сөендергәне – әсәрләрнең саф әдәби татар телендә булуы. Бу, шулай ук, Ш. Камалның иҗатын искә төшерү, халыкка җиткерүнең бер юлы», –  диде Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев.

«Иҗат җимешләрегезне тикшергәндә теләр-теләмәс кенә тотынган идем, бик нык ялгышкан булып чыктым... Һәр әсәр өлгергән, җитлеккән кешеләрнеке кебек. «Язучы» исемен йөрткәннәр арасында да бу дәрәҗәдә яза алмый торганнар бар хәтта!», – дип искәртеп узды язучы Марат Кәбиров.

Әлеге чарадан фоторепортаж – биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев