МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИнең «ГАЛИЯБАНУ» әсәренә күзәтү
«Галиябану» – чын мәхәббәт, ирек һәм намус өчен көрәш турында музыкаль драма. Мирхәйдәр Фәйзи әсәрендә Галиябану, Хәлил һәм Исмәгыйль язмышлары аша бәхетнең байлыкта түгел, ә йөрәк сайлавында булуы күрсәтелә.
1. Бу әсәрнен беренче вариантын М. Фәйзи «Сәгадәтбану» исеме астында 1916 елның көзендә яза. Мәхәббәтенең ахыры үкенечле беткән кызга «сәгадәт» (бәхет) сүзе туры килми дип, автор 1917 елда әсәренең исемен үзгәртә.
2. Музыкаль драма жанрында беренче спектакль.
3. Беренче тапкыр спектакль итеп 1917 ел тирәсендә куела.
4. Төп темасы – чын мәхәббәт белән байлык һәм көч арасындагы көрәш.
Кызыклы факт:
«Галиябану»дагы җырлар шулкадәр популяр булган, алар халык җырлары кебек таралган.
Әсәрдәге канатлы сүзләр:
«Яшьләр, алар, күңелләренең сәламен шулай читтән әйләндереп китереп, осталык белән генә җиткерә торган».
«Кесәң калын булса, йөрәкнең чуарлыгы күренми ул».
«Мондыйны инде, шәм яндырып эзләсәң дә тапмассың».
«Үзең киячәк киемне үзең сайлаган яхшы, үзең торачак өйне үзең җыештырган яхшы, башка турыларда да шулай…»
«Сөекле кызының теләген тутыра алса, ата-ананың бәхете шул».
«Эт өрер, бүре йөрер».
ГАЛИЯБАНУ
Ул – гади авыл кыз, ләкин матурлыгы һәм акылы белән тирә-якка дан тота. Галиябану әсәрдә үзенең гаилә традицияләрен саклаучы, әмма шуның белән бергә мәхәббәт һәм бәхет эзләүче кыз буларак чагыла. Кызның күркәмлеге һәм сафлыгы аның күңел каршылыгын тагын да көчәйтә. Галиябану:
– эшчән: башка кызлар кебек үк су ташый, җиләккә йөри, чигү чигә;
– тәртипле кыз, әти-әнисен хөрмәт итә;
– байлыкка кызыкмый, йөрәге сайлаган кешегә гашыйк һәм чын мәхәббәтне өстен күрә;
– сөеклесе Хәлилгә тугры кала һәм иреген сакларга тырыша;
– ирекле, намуслы һәм мәхәббәтенә тугры татар кызы символы.
Инсайт: Кеше бәхете акчага түгел, чын хисләргә бәйле.
ХӘЛИЛ
Ул – гади авыл егете, аның бар уйлаганы – Галиябану. Хәлил кызны өзелеп ярата, аның белән бәхетле булырга хыяллана, ләкин гаиләсе һәм җәмгыять тарафыннан йөкләнгән бурычлар аның омтылышларына комачаулый. Хәлил:
– урта хәлле булса да, тәрбияле һәм акыллы;
– «хан кызын димләсәң дә, оят китермәслек егет»;
– авылда беренче гармунчы, димәк ул сәләтле һәм күңелле егет;
– саф мәхәббәт һәм намус символы.
Инсайт: Чын ир кеше байлыгы белән түгел, холкы белән көчле.
ИСМӘГЫЙЛЬ
Ул – бай егет, күп җир биләүче кеше. Исмәгыйль үзенең байлыгын һәм көчле булуын гел искә төшерергә ярата. Аның өчен мәхәббәт – үзенең социаль һәм шәхси өстенлеген ныгыту чарасы. Галиябануны да сөйгән яр буларак түгел, ә үзенә алырга теләгән байлык итеп кабул итә. Исмәгыйль:
– үз-үзенә артык ышанучан, хакимлек яратучы һәм тәкәббер егет;
– Хәлил һәм Галиябануның бәхетенә киртә булып тора;
– кешеләрне үзенә буйсындырырга тели;
– байлыкка һәм хакимлеккә таянган көч символы.
Инсайт: Кешене мәҗбүр итеп яраттыра алмыйсың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Нет комментариев