ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘП ТЕАТРЫ КАЙДАН?
Тинчурин театры Минзәлә шәһәре гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге «Сәяр» балалар театр һәм киностудиясен шефлыкка алды. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узды.
Әлеге фестиваль республикада икенче тапкыр уздырыла. Аны Тинчурин театры Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештыра.
Быел бәйгедә катнашырга барлыгы 70 гариза килгән. 41 гаилә һәм мәктәп театры үз сәләтләрен күрсәткән. Катнашучыларның гомуми саны 700гә җиткән. Алты көн дәвамында 6 жюри әгъзасы – Тинчурин театрының әйдәп баручы актерлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, жюри рәисе Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Зөлфәт Закиров һәм Илфак Хафизов, талантлы артистлар Салават Хәбибуллин, Диләрә Фәттахова катнашучыларга бәя биргән.
Гала-концертта фестивальдәге иң яхшы номерлардан өзекләр күрсәтелде. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне ачыкладылар:
Урыннардан тыш күптөрле номинацияләрдә бүләкләү булды.
III УРЫН – Казан шәһәре Идел Буе районының «6 нчы гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге коллективы
III УРЫН – Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Кукмара 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге коллективы
III УРЫН – Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Каратун урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Сәхнә» театр түгәрәге коллективы
II УРЫН – Яр Чаллы шәһәренең «М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Тылсым» театр студиясе коллективы
II УРЫН – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы «Көчек урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе театр түгәрәге коллективы
Ә төп бүләккә – I урынга – Минзәлә шәһәре гимназиясенең Рөстәм Муллин исемендәге «Сәяр» балалар театр һәм киностудиясе коллективы лаек булды. Аларны Тинчурин театры шефлыкка алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев