МИНИ-КИНОТЕАТР, КОВОРКИНГ ҺӘМ ДИСКО-ЗАЛ - БАЛТАЧТА!
Балтач районында яшүсмерләр, яшьләрнең барлык теләк һәм таләпләренә туры килә торган яшьләр үзәге ачылды. Капиталь ремонттан соң ул танымаслык булып үзгәргән.
“Хыял” дип аталган бу үзәкне төзекләндерә башлау алдыннан район җиткәчелеге һәм яшьләр белән эшләүче оешмалар махсус сораштырулар уздырган, район яшьләре өчен мөһим проблемаларны өйрәнгән, яшьләр үзәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре билгеләнгән.

Шул рәвешле, районда гомер итүче яшьләр соравы буенча бинада коворкинг залы, дискотекалар һәм мини-кинотеатр өчен мәйдан, спортзал, мөмкинлеге чикле кешеләр өчен махсус җиһазландырылган урыннар булдырылган. Бинаның хәтта дизайнын да Татарстанның яшь архитекторлары әзерләнгән.
«Хыял” яшьләр клубын ачу тантанасында Татарстан Яшьләр министры Дамир Фәттахов та катнашты. Аның сүзләренчә, бу үзәк төрле өлкәләр белән кызыксынучы яшьләрне үзенә тартып торучы мәйданчыкка әверелергә тиеш.

Безнең максат – республикада яшьләрнең потенциалын җәелдерү, аларның үсешен тәэмин итү өчен шартлар тудыру. Теләсә-кайсы яшь кешенең, Татарстанның кайсы гына почмагында яшәсә дә, үз-үзен камилләштерергә мөмкинлеге булырга тиеш, - дип белдерде министр.
“Хыял” яшьләр үзәге 1998нче елда төзелгән. Аның мәйданы 1000 квадрат метр, барлыгы 280 кеше сыйдыра.
Фотолар - ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев