"МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!" КОНКУРС
Эх, яратабыз да инде без конкурслар уздырырга, сәбәп кенә табылсын!
Тиздән көз аеның иң матур бәйрәмнәренең берсе – укытучылар көне! Ә мондый бәйрәмне болай гына үткәреп җибәрергә ярыймы соң? Юк, әлбәттә!
Һәр кешенең – мәктәп укучысының, студентның, мәктәп бусагасын атлап чыгып киткәнгә инде дистә еллар үткәннәрнең дә күңел түрендә бер укытучы турында хатирә яши. Ул – гади генә укытучы түгел, ул укучыларын үз балаларыдай якын күрә, үз эшен, мәктәпне үлеп ярата, укучыларны ишетә, ә иң мөһиме, тыңлый белә!
Безнең конкурсыбыз да нәкъ шул укытучы турында. Синең тормышыңда да андый мөгаллим барына бер шигебез дә юк. Һәм яраткан укытучыңа күңел түрендәге иң җылы, ихлас хисләрне җиткерер вакыт җитте!
Конкурсның шартлары:
Үзеңнең яраткан укытучыңны бәйрәм – Укытучылар көне белән котла. Син укучымы, студентмы, әллә инде күптән укып бетергән кешеме – мөһим түгел: һәр кешенең яраткан укытучысы бар. Котлау форматы – ирекле. Шигырь, эссе, видеокотлау, фотоколлаж һ.б., кыскасы, күңелеңә кайсы якын, ихлас хисләреңне ничек җиткерүе җайлырак – шунысын сайла!
Конкурска эшләрне 23нче сентябрьгә кадәр yalkin@bk.ru почтасына юлла.
Нәтиҗәләрне ачык тавыш бирү ярдәмендә билгеләячәкбез.
Ә җиңүчеләрне исә истәлекле шәп бүләкләр көтә, чөнки бу – гади генә бәйрәм түгел, бу – укытучылар көне!
Уңышлар!
Конкурсы:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 января 2026 - 12:48
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА 2026 ЕЛДАН БАКАЛАВРИАТ ҺӘМ МАГИСТРАТУРА ГАМӘЛ ЧЫГУЫ ТУРЫНДА БЕЛДЕРДЕЛӘР
-
29 января 2026 - 12:54
ТАТАРСТАН КВН КОМАНДАЛАРЫ СОЧИДА ЮГАРЫ НӘТИҖӘЛӘР КҮРСӘТТЕ
-
29 января 2026 - 12:35
КАЗАНДА КЫШКЫ «БИЮ» ИШЕГАЛДЫ ДИСКОТЕКАСЫ УЗАЧАК
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
Нет комментариев