«МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!»: ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БҮЛӘКЛӘҮ (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Һәр кешенең – мәктәп укучысының, студентның, мәктәп бусагасын атлап чыгып киткәнгә инде дистә еллар үткәннәрнең дә күңел түрендә бер укытучы турында хатирә яши. Ул – гади генә укытучы түгел, ул укучыларын үз балаларыдай якын күрә, үз эшен, мәктәпне үлеп ярата, укучыларны ишетә, ә иң мөһиме, тыңлый белә!
«Минем укытучым – иң шәбе» конкурсын күпләр күзәтеп, карап барды. Һәм, ниһаять, без бүген җиңүчеләребез белән күрешеп, аларга истәлекле бүләкләребезне тапшырдык. Ә бүләкләр, чыннан да, шәп иде! Популяр җырчы Гүзәлемнән яулык, кипкән үсемлекләр салып ясалган телефон тышлыгы, милли орнаментлы брошь, китаплар һәм Кәрим Тинчурин театры спектакльләренә билетлар.
Ул гынамы соң: кунакларыбыз белән «Тәмле булсын» ресторанында чәй артында күңелле генә гапләшеп, сөйләшеп утырдык. Менә шундый матур күрешүләр, очрашулардан соң, конкурслар үткәрәсе килеп кенә тора! Ә сез сайтыбызны күзәтеп барыгыз, тиздән чираттагы конкусыбызны башлап җибәрәчәкбез
Бүләкләү тантанасыннан матур мизгелләрне безнең фоторепортаждан карагыз!
Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 апреля 2026 - 08:53
ЧУВАШИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА II БӨТЕНРОССИЯ «ТАТАР ТЕЛЕ - ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ
-
13 апреля 2026 - 11:09
МЕДВЕДЕВ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕНЕҢ БАШ МӨХӘРРИРЕ БУЛДЫ
-
10 апреля 2026 - 10:54
«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» ТАТАРСТАНДА 238 ТЕМАТИК СМЕНА ОЕШТЫРА
-
9 апреля 2026 - 11:29
«ЯЗ ГҮЗӘЛЕ – 2026» ҖИҢҮЧЕСЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев