МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ 2021: ФОТОРЕПОРТАЖ
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе билгеле сәбәпләр аркасында узган ел беренче тапкыр онлайн форматта уздырылса да, быел әлеге чара яңадан үзенең элеккеге урынына, Бауман урамына кайтты. Чарада Yatmas Dusai, AliyaNur, Гыйлем һәм «Мин татарча сөйләшәм» музыкаль бәйгесенең башка җиңүчеләре белән бер сәхнәдә инде күпләр яратып өлгергән һәм көткән K-ru, Gauga, Усал, Оммаж, Зәринә Вилданова һәм башка музыкантлар бар иде. Чараның хедлайнеры АИГЕЛ дуэты иде, алар иң азакта чыгыш ясады. АИГЕЛдан соң исә халык таралышмады – күмәк «И туган тел» җыры башкарылды.
Шулай ук, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе – антипремия («Старый город» префектурасы, Казан парклары һәм скверлары дирекциясе, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы) һәм рәхмәт хатлары («Такси Татарстан» оешмасы, «Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәге, «Alima Academy» «UrbanTatar» берләшмәсе) тапшыру һәм Татар Дозор уены җиңүчеләрен бүләкләү белән үрелеп барды.
Илназ Мөхәрләмов фотолары
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев