«МИН БЫЕЛ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР...»
Ялкынлылар, 2025 елны ничек үткәрдегез? Нинди яңа әйберләр күрдегез, кайларга сәяхәт иттегез? Бу ел журналыбызда эшләүче кызлар өчен дә бик үзенчәлекле булды. Алар 2025 елда беренче тапкыр нәрсә эшләгәннәре турында әлеге язмада бүлештеләр.
Энҗе Габдуллина, баш мөхәррир:
Мин быел беренче тапкыр серфинг белән шөгыльләнеп карадым. Океанда булмаса да, хис-кичерешләр әйтеп бетергесез (бигрәк тә егылулардан соң). Казанда ясалма дулкын ачуларын белү белән шунда чаптым, чөнки серфинг – чит ил мультфильмнары, яшүсмерләр өчен сериаллар карап үскән һәркемнең зур хыялыдыр. Океан, зур дулкыннар, тозлы судан бөдрәләнеп кипкән чәчләр... Романтика! Дөресен әйткәндә, серф тактасында берничә секунд та басып тора алмам, дип уйлаган идем, чөнки дулкын ясалма булса да, бик каты бәрә. Егылсам да, тәнемне авырттырсам да, мин чәчрәп торган дулкынга каршы басып торырга өйрәндем. Горурланам!
Зилә Дәрҗеманова, баш мөхәррир урынбасары:
Быел мин тагын да үстем кебек, һәм миңа «моны зурлар гына эшли», дип санаган эшләрне башкарырга туры килде. Мисал өчен, мин быел коймак кыздырырга өйрәндем. Әле моның белән генә чикләнмәдем: гомеремдә беренче тапкыр бәлеш пешердем. Сүз уңаеннан, ул бик тәмле, нәкъ әниемнеке кебек килеп чыкты.
Быел әле тагын бер хыялым чынга ашты: мин беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» гала-концертының алып баручысы булдым. Киләчәктә бу бәхет тагын татыр, дип ышанам.
Лалә Кәримова, веб-редактор, корреспондент:
Мин быел беренче тапкыр чаңгы ярышларына бардым. Россия кубогы һәм чемпионатының бер этабы бездә үтте. Кечкенә чактан ук телевизордан карап үскән чаңгычыларны, иң танылган спорт журналисты Дмитрий Губерниевны һәм бәхәсле фотофинишлардан торган узышларны Казанда үз күзләрем белән күрү миндә онытылмаслык хисләр уятты. Плакат тотып торып җан атып, чәй, коймаклар белән сыйланып, уеннарда катнашып кышкы Сабантуйда булып кайттым. Элек ату өлеше дә булганга биатлонны күбрәк яраткан булсам, быел гади чаңгы ярышлары минем өчен беренче урынга менде. Дистанцияне бертөрле йөреп чыгу кебек кенә тоелса да, бу спортта да әллә нинди көтелмәгән борылышлар, хәтта ызгыш-талашлар да булырга мөмкин. Яратам чаңгы сулышын!
Алинә Закирова, SMM-белгеч:
Мин быел беренче тапкыр Казанда рульгә утырып йөрдем. Бу минем өчен шок белән бер иде, чөнки мондый зур һәм машиналар күп булган шәһәрдә рульгә утыру – зур стресс. Буада (туган ягым) машинада йөрү миңа җиңел бирелсә, Казан үзенең киң юллары белән куркыта иде. Бу куркуны 2026 нчы елда бөтенләй бетерермен, дип өметләнәм. Илһам Шакиров җырларын тыңлап Буа-Казан арасында бөкедә утыручы кызны күрсәгез, ул мин булам.
Әдилә Закирова, әдәби мөхәррир:
Мин быел беренче тапкыр әти белән сәяхәт иттем: без бай тарихлы Санкт-Петербургны күреп кайттык. Эрмитаж, Петергоф, ачыла торган күперләр – бу шәһәрне күрү күптәнге хыялым иде. Моннан тыш мин беренче тапкыр яраткан җырчымның концертында булдым. Моңарчы колакчыннардан гына яңгыраган җырларны тере тавыш белән җырлаганнарын ишетү шундый рәхәт икән. Һәм иң мөһиме: 2 ел суза торгач, быел мин үземне җиңдем һәм Казанга машина белән йөри башладым.
Эльвина Йосыпова, фотограф:
Быел мин беренче тапкыр канат юлыннан йөрдем. Безгә иң югары ноктага (2200!) метрга кадәр барып җитү өчен алты канат юлы, шул исәптән ачык юлларны да үтәргә кирәк иде. Бер яктан икенче якка чайкалып торган ябык кабинкаларда йөрү куркытса да, пыяла аша күренгән табигать бөтен куркуны юк итте. Ачык кабинага күчеп утыргач, йөрәгем табан астына төшкәндәй булды. Әмма 2200 метр биеклеккә җиткәч, безнең алда биек мәһабәт таулар ачылды, һәм барлык куркулар да онытылды.
Алсу Касыймова, корреспондент:
Мин быел беренче тапкыр үзем генә сәяхәт иттем. Мәскәү шәһәре буенча навигатор, карталарсыз йөрдем. Хәтта иксез-чиксез тармаклары булган метрода да адашып калмадым! Әлбәттә, башта курку хисе булды, ләкин кызыксыну, яңалыкка омтылу көчлерәк иде. Татарстанның күпчелек районнарын да күрү бәхетенә ирештем. Ә иң мөһиме – гомердә дә яратмаган судоку чишә башладым.
Венера Фәисханова, офис-менеджер:
Бу елны мин беренче тапкыр чит илдә булдым. Өстәвенә, тәүге тапкыр самолетта очтым, диңгез күрдем (һәм анда коендым). Бөтен матурлыкны экран аша түгел, ә үз үзләрем белән күрү бәхетенә ирештем. Бу турыда күптән хыяллана идем. Кичләрен диңгез буенда дулкыннар тыңлап утырдык, ыгы-зыгыдан ял иттек. Мин бик бәхетле идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
-
28 февраля 2026 - 11:21
БДИ ТАПШЫРУ ПУНКТЛАРЫНДА МӘКТӘПЛӘРГӘ ҺӨҖҮМ ОЧРАКЛАРЫ ЕШАЮ СӘБӘПЛЕ САКЛАУНЫ КӨЧӘЙТӘЧӘКЛӘР
-
27 февраля 2026 - 08:36
БАЛАЛАР IT ПАРКЫ ДИТ-ТОЛКС АЧЫК СОЦИАЛЬ ПРОЕКТЫН ПРОЕКТНЫ БАШЛАП ҖИБӘРӘ
-
26 февраля 2026 - 14:09
ТАТАРСТАНДА «АҖАГАН 2.0» УЕНЫНЫҢ ӨЧЕНЧЕ СЕЗОНЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев