«МИЛЛИ МУЛЬТFEST» ФЕСТИВАЛЕ: ТӨП ШАРТ – МИЛЛИЛЕК!
«Милли мультfest» балалар кинофестивале анимацион мультфильмнар һәм кыска метражлы фильмнар конкурсы игълан итте. Биредә эшләр бары тик татар телендә генә кабул ителәчәк!
Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин исә әлеге бәйгенең төп шарты – милли үзенчәлекне саклау икәнен ассызыклап узды. «Фильмны теләсә кайсы милләт кешесе төшерә ала. Әмма ул татар телендә булырга тиеш», – ди фестивальнең идея авторы һәм жюри рәисе.
«Миңа тел мәсьәләсе буенча сораулар еш килә башлады. Ләкин анимация шундый әйбер, биредә теләсә нинди телдә төшерелгән видеога татарча тавыш яздырырга мөмкин», – дип киңәш итте Оештыру комитеты рәисе, «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.
Искәртеп узарга кирәк, «Милли мультfest» исеме астындагы Республика балалар кинофестивалендә катнашу өчен анимацион мультфильмнар, кыска метражлы фильмнар һәм татар телендә 6-17 яшьлек балалар иҗат иткән компьютер уеннары кабул ителә.
"Күптән түгел без балалар иҗат оешмалары җитәкчеләре белән онлайн-киңәшмә уздырдык. Республикада анимация, кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннары белән шөгыльләнүче 40тан артык иҗат үзәге бар икән! Безнең өчен бу ачыш булды", - дип игълан итте Миләүшә Айтуганова 20 октябрь көнне Республика балалар кинофестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.
«Милли мультfest» балалар кинофестиваленең оештыру комитеты 1 ноябрьдән 30 гыйнварга кадәр гаризалар кабул итә. Ә бүләкләре исә бик кәттә: беренче урын – 100 мең, икенче урын – 70 мең һәм өченче урын өчен 50 мең сум күләмендә премия каралган. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырма! Катнашырга ашык, дустым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев