«МЕНӘ СИҢА КУШ КУЛЫМ» - ДӨНЬЯДА БЕРЕНЧЕ ИНКЛЮЗИВ БӘБИ-СПЕКТАКЛЬ
16 апрельдә Кәрим Тинчурин театрында дөньяда беренче инклюзив «Менә сиңа куш кулым» спектаклененең премьерасы көтелә. Бәби-спектакльнең режиссеры – Алмаз Садриев.
«Менә сиңа куш кулым» - ятимнәргә һәм балалар йортларын тәмамлаучыларга ярдәм итүче «Солнечный круг» фонды, нәни тамашачылар өчен “Калабала” башкарма сәнгать ассоциациясе һәм К.Тинчурин исемендәге театр кебек өч оешманың иҗади коллаборациясе нәтиҗәсе. Әлеге кечкенә балалар өчен инклюзив бәби-спектакль Президентның мәдәни башлангычларга ярдәм итү фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.
Спектакльнең герое – үзе иҗат иткән көйләрне спектакль өчен махсус ясалган «күзгә күренмәс, хыялдагы» уен коралында башкаручы, кул чуклары булмаган музыкант Алексей Романов. Аның белән бергә Тинчурин театры артистлары да катнаша. Спектакль таныш булмаган нәрсәләрне танып белергә омтылу, авырлыкларны җиңү, максатка ирешү, тормышта үз-үзеңне һәм үз “МИН”еңне табу турында. Иҗат итү теләге, үз хис-тойгыларың, кешелеклелек һәм күңел кичерешләрең белән уртаклашу иң кечкенә тамашачылар өчен яхшы дәрес булачак. Алексей Романов тарихы аша кечкенә тамашачыларга (2-7 яшь) һәм аларның әти-әниләренә «нормаль» һәм «үзенчәлекле» кешеләргә бүленеш булмаган дөнья турында сөйләнәчәк. Спектакльнең миссиясе – мөмкинлеге чикләнгән артист уены аша балаларда толерантлык формалашуда һәм аларның дөнья турында күзаллаулары киңәйтү. Спектакль 2 яшьтән алып кечкенә тамашачыларга, аларның әти-әниләренә исәпләнгән, конфликтсыз, текстсыз һәм сюжетсыз драматургия принциплары буенча төзелгән.
«Безнең бурыч аларны куркыту түгел, киресенчә, кызыксындыру һәм кабат килеп карарга теләк уяту. Безнең өчен спектакльнең кызыклы, якты һәм истә калырлык булуы мөһим. Чөнки бу кайсыбер өлкәннәребез өчен заманча театр белән беренче тапкыр очрашу булса, ә күпчелек нәни тамашачыларыбыз өчен бу бөтенләй театрга беренче кат аяк басу булачак» -, дип саный Алмаз Садриев.
Спектакльдән соң балалар актерлар белән бергә урынны һәм реквизитны тикшерү өчен сәхнәгә чакырылачак.
Проектның кураторы – Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Ул театр өлкәсендә танылган режиссер, “Алтын битлек” Россия милли театр премиясенең даими катнашучысы һәм номинанты; ишетмәүчеләр, сукыр ишетмәүчеләр һәм күрмәүче артистлар катнашындагы спектакльләр режиссеры.
Булачак спектакльнең режиссеры Алмаз Садриев – Россиядә бәби-театрлар флагманы, бәби-спектакльләр белән “Алтын битлек”, Халыкара Зур балалар фестивале, “Арлекин” кебек фестивальләрдә катнашучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев