МАЙ АЕНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛАЧАК?
Апрель ае ахырына якынлаша. Бу айда кояш безгә елмаерга ашыгып тормады. Дөресен генә әйткәндә изоляция режимы сакланылсын өчен шулай булуы яхшырак та иде кебек. Ә май ае нинди булыр? Җылы көннәр килерме? Яңгыр явармы, әллә коры булырмы?
Россия гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, май аеның уртача температурасы башка елныкылардан әллә ни аерылмаячак. Явым-төшем күләме дә узган еллардагы кебек булачак.
Май башы
Май башында төннәрен салкын булачак. Әмма көннәр узган саен, температура да югарырак күтәреләчәк, дип фаразлый синоптиклар. Җылылык 5 майда килер, дип көтелә. Аннан май уртасына кадәр җылы, коры һава торышы киләчәк. Температура 13-18 градус булачак. 10-15 май көннәрендә ул хәтта 20-25кә дә җитәргә мөмкин.
Май уртасы
15 майдан соң бераз салкынайту ихтималы бар. Аязучан-болытлы һава торышы, явым-төшем фаразлана. Температура көндез 10-15 градус булыр дип көтелә. Төннәрен кырау төшәргә мөмкин.
Май ахыры
20ләреннән соң яңадан җылы һава торышы киләчәк. Вакыты-вакыты белән яшенле яңгыр явып үтәргә мөмкин. Максималь һава торышы 22-27 градус булыр, дип көтелә. Ай ахырына таба температура янәдән бераз аска төшәчәк: көндез 15-20, төннәрен 8-13 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 января 2026 - 12:54
ТАТАРСТАН КВН КОМАНДАЛАРЫ СОЧИДА ЮГАРЫ НӘТИҖӘЛӘР КҮРСӘТТЕ
-
29 января 2026 - 12:35
КАЗАНДА КЫШКЫ «БИЮ» ИШЕГАЛДЫ ДИСКОТЕКАСЫ УЗАЧАК
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
-
27 января 2026 - 14:19
ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
Нет комментариев