МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Романтиклар мәхәббәтне бәхет китерүче хис дип әйтә, прагматиклар исә дәрт һәм бер-береңә ияләшү генә дип саный, ә галимнәр гашыйк булуны организмда килеп чыккан химик реакция белән чагыштыра. Һәр кеше мәхәббәтне төрлечә күрә, тоя, үзенчә фикер йөртә. Ә мин сезгә мәхәббәт турында берничә кызык факт тупладым. Әйдәгез, укып китик!
1.Гашыйкларның йөрәкләре бергә тибә
Бу фаразны дәлилләү өчен бик күп экспериментлар үткәрелә. Мәсәлән, моның өчен Калифорния галимнәре 32 гашыйк пар таба. Аларны тыныч бүлмәгә кертәләр, сулышны һәм йөрәк тибешен саный торган монитор тоташтыралар. Аларга сөйләшмәскә, кагылмаска кушыла. Гашыйклар бер-берсенең күзләренә карап торуларыннан, йөрәкләре синхрон рәвештә тибә башлый. Шунысы кызык: нәкъ менә хатын-кызларның йөрәк тибеше партнерларыныкы белән синхронлашкан.
2. Мәхәббәт баш миендә яши
Мәхәббәтне йөрәк хисе дип саныйлар. Әмма чынлыкта исә, галимнәр аның йөрәктә түгел, ә баш миендә барлыкка килүен исбатлый алган. Гашыйк булу өчен җавап бирә торган махсус гормон нәкъ менә баш миендә барлыкка килә икән.
3. Таныш йөзләр безгә күбрәк ошый
Ливерпуль университеты галимнәре кешеләр үзенә партнер сайлаганда аның йөзе мөһим роль уйнавын ачыклаган, төгәлрәге, аның кешегә никадәр таныш булуы. Кеше үзенә партнер сайлаганда үзенә танышрак булган йөзне сайлый. Бәлки, бу факт таныш объектның аңлаешлырак һәм куркынычсызрак тоелуы белән бәйледер.
4. Экстремаль ситуацияләрдә кешеләр ешрак гашыйк була
Әгәр таныш булмаган ир-ат һәм хатын-кыз сәламәтлекләре яки тормышлары өчен куркыныч янаган хәлгә бергә эләксәләр, аларның бер-берсенә гашыйк булу ихтималы зур. Бу аларның организмында адреналин бүленеп чыгу аркасында барлыкка килә, ул «гашыйк булу» гормоны кебек тәэсир итә.
5. «Яралы йөрәк» чынлыкта да бар
Мәхәббәт «фаҗигасен» кичергәндә, без еш кына «йөрәгем яраланды» дигән метафорага мөрәҗәгать итәбез. Чынлыкта йөрәк, әлбәттә, яраланмый. Кайгырулар аркасында йөрәк мускулының эшен стимуллаштыра торган билгеле бер матдәләрнең барлыкка килүе акрыная, шуның аркасында йөрәк чын авырту белән авырта.
6. Яраткан кешене күргәч, күз карасы зурая
Дарвин билгеләп үткәнчә, кеше сөйгәненә, хәтта аның фотографиясенә генә караса да, аның күз карасы 45% ка киңәя.
7. Ир-атларда күрү, хатын-кызларда хәтер актив.
Гашыйк булганда ир-атларда баш миенең күрү өчен җавап бирә торган өлешләре активрак эшли, ә хатын-кызларда – хәтер өчен. Мөгаен, шуңа күрә хатын-кызлар мөнәсәбәтләр белән бәйле даталарны яхшырак истә калдырадыр.
8. «Мәхәббәткә илтә торган кан тамыры» һәм балдаклар
Борынгы греклар сул кулның исемсез бармагы аша туп-туры йөрәккә бара торган «мәхәббәт кан тамыры» узуына ышанган. Ә хәзер исә нәкъ менә шушы бармакка балдаклар киелә.
Ә сез бу фактлар турында белә идегезме?
Иллюстрация: Freepik.com
Теги: любовь мәхәббәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев