Логотип Идель
Бу – тема!

«МАТУР БУЛУ ӨЧЕН БИТТӘ МАКИЯЖ ГЫНА ҖИТМИ, КҮЗЛӘР БАЛКЫП ТОРЫРГА ТИЕШ!»

19 яшь – шундый сәер вакыт инде ул... Кемдер укый, кемдер эшли, кемдер кияүгә чыга, кемдер икенче баласын таба, кемдер авылдан Мәскәүгә күченә һәм... анда визажист булып эшли. 12 миллион кеше яшәүче зуууур шәһәрдә бит ул! Кыскасы, «Бизнесвумен из Москвы» җыры нәкъ менә бу кыз турында. Кем дисеңме? Адиль!

Үзе белән сөйләшкәч, син аның киләчәк уңышына тагын да ныграк ышана башлыйсың. Аның дәрте сине илһамландырырга тиеш, һәм иң мөһиме, ул шул сыйфатын кешеләр белән эшләүдә куллана да.

Каешыңны эләктер, без очабыз. Мәскәүгә түгел, кызлар дөньясы һәм бизәнү терминологиясенә!

Тулы исеме: Адилә Хуҗина

Туган көне: 14.05.2003

Һөнәре: визажист, чәчләр буенча стилист

Укый: Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе

Туган җире: Актаныш, яки безнекеләр әйтмешли, АКШ

«Шундый булыр-булмас нәрсә кемгә кирәк инде, дип уйлый идем»

– Үзең турында сөйләп кит әле, Адилә.

– 2018 елда, визажист курсларын үткәч, миңа моны кешегә әйтергә дә оят иде. Шундый булыр-булмас нәрсә кемгә кирәк инде, дип уйлый идем.
Ике-өч ел үткәч, бу ситуацияны «пережить» иткәч, иң якын дусларым – Ләйлә белән Фирүзә фотосессия эшләргә тәкъдим иттеләр, мин дүрткуллап ризалаштым, «бәлки, мин бизәндерермен», – дидем. Кичтән сөйләштек, иртәнге 4тә торып фотосессияне эшләп тә куйдык. Аннан соң без тагын берничә тапкыр җыелып, төрле фотосессияләр эшләп карадык. Шушы эшләр ярдәмендә мин зәвыкны тоярга өйрәндем, нәрсә белән нәрсә килешә, нинди макияж битнең матурлыгын күрсәтүен аңладым. Нәкъ менә шушы кызлар мине әлеге һөнәргә кереп китәргә илһамландырдылар, беренче адымнарымнан ук көч бирделәр.

2021 елда прическалар буенча курс үттем. Казанга килгәч, танышыр өчен модельләр жыйдым, контент эшләдем, соңрак алар һәм аларның дус кызлары миңа клиент буларак килә башладылар. Шулай итеп Казанда клиентлар базасын тупладым. 2022 елның җәендә кияүгә чыгып, Мәскәүгә киттем. Хәзер башкалада нәкъ шундый ук эшне башкарам – фотографлар белән иҗади фотосессияләргә йөрим.

Адилә яраткан топ визажистлар:

Надежда Борисова

Елена Рачитская

Наталья Шик

Адильдән 5(+) лайфхак:

1) Син болай да матур һәм сөйкемле, иң төп лайфхак шул!

2) Битне югач, бер тапкыр кулланыла торган салфетка белән сөртенергә кирәк, гадәти сөлгеләрдә бактерияләр күп, бу биттәге бетчәләрнең бер сәбәбе.

3) Телефонны биткә терәп сөйләшмәскә кирәк, бу шулай ук бетчәләргә китерергә мөмкин.

4) Стресс булганда биткә тимә һәм анда «казынма»! Пычрак куллар белән гомумән биткә тияргә ярамый.

5) Матур булу өчен биттә макияж булу гына җитми, күзләр балкып торырга тиеш. Менә кайда гүзәллек! Үз-үзеңне үстерү юнәлешендә эшлә һәм һәрвакыт позитив фикерләргә тырыш.

Адиләнең эшләре

«Кызларга көн саен иртән көзгегә карап “мин матур” дип үз-үзен мактарга киңәш итәм»

– Тәхәллүсең нигә «Адиль»? Бу Скриптонит белән бәйлеме?

– Әйе, мин «Скрип»ның җырларын яратам, аның вайбы миңа ошый. Скриптонит җырларының башкарылуы белән үземнең характерымны тасвирлый алам. Су кебек җиңел һәм ниндидер дулкынга кереп китәсең, аңлатып булмый аны. «Адиль»ның әйтелеше, язылышы да ошый, үзенчәлекле исем. Бар кешедә дә очратып булмый һәм истә кала торган. Менә шундый булырга тиеш тәхәллүс.

– Кайбер кызлар үзбәя түбән булганга бизәнәләр, макияж аларга «ышаныч» бирер, дип уйлыйлар. Бу проблема белән ничек көрәшергә?

– Әлеге авыр мәсьәлә билгеле бер кешенеке түгел, ә аның тирә-юненең проблемасы. Түбән үзбәя үзеннән-үзе килеп чыкмый, димәк, аңа кемдер начар сүз әйткән, шул сәбәпле аның комплекслар туган. Андый кызларга көн саен иртән бизәнмичә көзгегә карап «Мин матур» дип үз-үзен мактарга киңәш итәм. Гүзәл якларын санап, үзен кабул итәргә һәм комплиментлар әйтергә өйрәнү бик мөһим. Мин дә шулай эшлим һәм ул миңа бик булыша. Икенчедән, башкалар белән сөйләшкәндә һәр сүзебезне үлчәп әйтергә кирәк, сүзләр бик рәнҗетә ала.

– «Әгәр кыз кеше бизәнмичә урамга чыга икән, димәк, аны кемдер ярата. Мәсәлән ул үзе» – дигән фикер белән килешәсеңме?

– Әйе, бу чыннан да шулай, әмма бәлкем аның бизәнергә вакыты гына җитмәгәндер (шаярып), бу турыда да уйларга кирәк. Кайберәүләр өчен макияж теш юу белән беррәттән көндәлек эш булырга мөмкин. Бизәнү – проблемалардан чыгу юлы түгел, ә бары тик үзеңнең матур якларыңны ассызыклау коралы һәм, әлбәттә, кызларның кәефен күтәрергә сәләтле кечкенә ритуал. Макияж берничә кат тон, кызыл иннек, тушь дигән сүз түгел. Берничә җиңелчә кул хәрәкәте белән генә дә үзеңнең матурлыгыңны күрсәтеп була. Беренче чиратта, процесстан рәхәтлек аласың, ә нәтиҗәсе рәхәт бонус булып бара. Кайбер кеше бизәнә белмәүдән дә оялырга мөмкин. Бу куркыныч түгел, хәзер бик күп визажистларның үз курслары бар, мин дә шулар рәтендә.  

«Кичкә аягың да, аркаң да, билең дә калмый»

– Тормышыңда иң зур җиңүең нинди?

– Лондонның «Swanky» журналында басылып чыктым. Беләсезме, бу искиткеч! Ләкин үз ватаныңның шундый журналда телгә алынуы тагы да яхшырак. Яныңда эшләгән кешеләр синең уңышларыңны күреп тагын да илһамлана алалар.

– Эшеңнең иң авыр өлеше нинди?

– Бер-бер артлы, ялсыз 7-8 кеше белән эшләү. Кичкә аягың да, аркаң да, билең дә калмый. Шул ягы гына бар. Ә болай яратып эшләгәнгә психологик яктан да, физик яктан да бу авыр эш түгел. Бизәнгечләрең бетсә, кибетләрдә йөрисең, шоппинг... рәхәт. Ялкыта торган һөнәр түгел, әмма соңгы вакытта көндезге, туй макияжлары бераз туйдыра башлады, ялтыравыклар, кызыл иннек, якты төсләр белән эшлисе килә. Бөтен кешенең бәйрәмнәрдә балкыйсы, аерылып торасы, башкаларны таң калдырасы килә бит.

– «Актаныш-Казан-Мәскәү» маршрутлы супермега һөнәри үсешеңне ничек аңлатып була?

– Мин өч җирдә яшим, кайтып-китеп йөрим. Мәскәүдә генә түгел Казанда, Актанышта да эшлим. Сүз уңаеннан, барыгызны да үземдә көтеп калам – «Макияж для себя» курсына килеп, «Ялкыннан» дип әйтсәгез, яңа ел бүләге итеп 20 % ташлама бирәчәкмен.

Адиләнең эшләре

«Бөтен Россия буйлап остаханәләр белән йөрисем килә»

– Күпләр яңа гына табадан төшкән осталарга барырга бик теләми, чөнки тәҗрибәсез, дип шикләнә. Беренче клиентларны каян табарга?

– Кулыңа эләккән бар кешене кабул итәргә һәм бизәндереп контент ясарга, фотографлар белән хезмәттәшлек итәргә. Кешеләр визажистның эш нәтиҗәләрен карап аңа тартылалар. Шулай ук башка осталарны анализлап, маркетингка клиентларны кызыксындырыр өчен нинди яңа продукт бирә алуың турында да уйларга кирәк.

– Баналь сорау булса да: сине нәрсә илһамландыра һәм ышаныч бирә?

– Мин күп кенә визажистларның эшчәнлеген күзәтәм, аларның эшкә карашларын, проблемалардан чыгу юлларын карыйм һәм шулардан этәргеч алам. Макияж фото-видеолары мине илһамландыра, аны эшләп карыйсы килә башлый. Чын дөресен әйткәндә, минем зур адымнар юк, мин кечкенә-кечкенә адымнар эшлим, чөнки «тамчыдан күл җыела» диләр.  Илһам төрле җирләрдән килә ала. «YouTube»тагы төрле видеолар, аеруча бизнес белән бәйле булганнары, салонда эшләп караулар – болар барысы да тәҗрибә. Тәҗрибә күбрәк булган саен син остарасың. Һәм, һичшиксез, клиентларның йөзендәге елмаю үз-үземә ышаныч уята. Бер вакыйганы сөйләп китәсем килә, узган елны прическалар буенча Мәскәү белгеченең онлайн курсын уздым. Мәскәүгә килгәч, әлеге останың моделе булу хыялы зурдан иде. Буш вакытым барлыкка килү белән, Instagramда аңа шундук яздым. Бер сәгатькә иртәрәк тә килеп җиттем. Ишек ачыла һәм мин үз күзләремә үзем ышанып бетә алмыйм: ул шундый озын буйлы, матур, нечкә билле... Аның укучысы миңа причека ясый башлады, ул апа өйрәтеп йөрде, аның бармаклары миңа тиеп китсә дә, мин шундый шат идем. Минем дә шундый ук дәрәҗәгә ирешәсе килә. Бөтен Россия буйлап остаханәләр белән йөрисем, үземнең офлайн һәм онлайн мәктәбемне ачып, тәҗрибәм белән бүлешәсем килә, чөнки үз-үзеңә эшләү кызык, әмма бу – тагын да зуррак эш. Син үз-үзеңне ашатасың, син – үз-үзеңә хуҗа.

Адиләнең эшләре

«Мин һаман да кәләш янына барасы көн алдыннан йоклый алмыйм»

– Туй образын ясаганда визажистка ничек югалып калмаска, дулкынланмаска? Матур, озак торучан макияж һәм прическа кирәк бит, җитмәсә, бу кызлар өчен иң мөһим көн.

– Беләсеңме, мин һаман да кәләш янына барасы көн алдыннан йоклый алмыйм. Мөһим көн булганга күңелдә җиңелчә дулкынлану хисе барлыкка килә. Төнлә уйланып ятканда туй образын күз алдына китерәм, вакытка сыешырмын микән дип уйланам. Шуның өчен минем һәрбер төр макияжга билгеле «тайминг» бар (туй образым 2,5 сәгатьтән артык булырга тиеш түгел). Шуны да әйтеп үтәсе килә, кәләшкә һәрвакыт «пробный образ» эшләп була. Кемдер тулаем образны күзаллап та бетерә алмаска мөмкин. Алдан макияж ясап карау вакытында күп кенә әйберләрне аңлатасың, сорауларга җавап бирәсең, кәләш белән уртак фикергә киләсең. Шулай ук «мудборд» (күлмәк, чәч, макияж композициясе, тулы образ презентациясе) әзерләү кызларга ышаныч һәм канатлану хисе бирә. Визажистка да мудборд бик мөһим. Бер көнгә өч кәләш булса, өчесен дә карап чыгасың да, эшкә тотынасың. Кәләшләр сезоны, ягъни җәй менә шулайрак үтә.

– Син калган визажистлардан нәрсә белән аерыласың? Синең үзенчәлегең нәрсәдә?

– Авыр сорау, бу сорауга клиентлар гына җавап бирә аладыр. Әмма үзем дә җавап биреп карыйм. Беренчедән, мин тиз эшлим –фотосессияләргә 1 сәгатьтә әзерли алам, җентекләп ясасам, 1,5 сәгать булырга мөмкин. Икенчедән, һәр кешегә шәхес буларак карыйм, клиент теләкләрен үтим, бүләкләр белән сөендерә алам (минем кәефтән тора), әлбәттә чәй һәм каһвә тәкъдим итәм. Сервис ягына игътибарым зур. Өченчедән, мудборд эшләүне дә үземнең үзенчәлек дип атый алам, һәрбер клиентка да мудборд әзерләүче осталарны аз беләм. Минем эш стиле кемгәдер туры килмәскә мөмкин, мудборд аны аңларга булыша. Кайчак клиент минем тәкъдимнән, хезмәттән баш тартырга мөмкин. Бу гадәти күренеш, һәрбер кешенең клиент булганы бар, миңа да нәрсә дә булса ошап бетми икән, мин бу хакта туры бәреп әйтәм. Тәнкыйтьне дөрес кабул итә беләм. Хаталарны төзәтү юнәлешендә эш алып барам.  Шуны да әйтеп үтәсе килә: мин винтаж съемкаларны бик яратам, ул – минем мәхәббәт. Шулай ук фэшн стильдә бизәндерергә, чәч ясарга ошый.

– Син ничә яшьтән бизәнә башладың, һәм кечкенә кызларга ничә яшьтә бизәнә башларга рөхсәт итәр идең?

– Мин 7 нче сыйныфта бизәнә башладым, ләкин күренер-күренмәс кенә. Мин чамасын белеп бизәнүгә каршы түгел. Бизәнү яшүсмер чакта, үз-үзеңне тикшерергә тотынгач башлана инде, бу – гадәти хәл. Бер хәл турында ишеткән идем: артык бизәнгән өчен кызны укытучы бар сыйныф алдында әрләгән. Яшүсмер чакта балалар бар нәрсәне йөрәгенә якын алалар. Укытучы тарафыннан шелтә икәүдән-икәү калып кына әйтелергә тиеш дип саныйм.

Алисә ФӘРДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев