Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛЕК: НИЛӘР АЛЫРГА КИРӘК?

Мәктәпкә җыену – әти-әниләр һәм балалар өчен мөһим этап. Бернәрсә дә онытылмасын өчен, алдан ук кирәкле әйберләр исемлеген төзергә кирәк. Уку елына кием-салым һәм канцелярия, рюкзакны тутыру өчен киңәшләр.

 

1. Мәктәп формасы һәм кием-салым

Әгәр мәктәптә гомуми форма булса, иң беренче чиратта шуны күз уңында тотарга кирәк.

 

Малайлар өчен:

Костюм (пиджак+чалбар яисә жилет+чалбар)

Бәйрәмнәргә һәм көндәлеккә кияргә күлмәкләр

Галстук

Классик чалбарлар, караңгы джинсы

Җылы кофталар

Спорт формасы (футболка, спорт чалбары)

Физкультура өчен кроссовки яки кеды

Мәктәп эчендә йөрер өчен җиңел, уңайлы алмаш аяк киеме.

 

Кызлар өчен:

Костюм (пиджак + юбка/сарафан/чалбар)

Блузкалар

Итәк, сарафан яисә күлмәк (мәктәп таләпләре буенча)

Колготкалар

Җылы кофта һәм кардиганнар

Спорт формасы

Физкультура өчен аяк киеме

Мәктәп эчендә йөрер өчен җиңел, уңайлы алмаш аяк киеме (балетка

 

2. Канцелярия

Дәфтәрләр (12-18 битле, шакмаклы һәм юллы, аерым фәннәр өчен калын дәфтәрләр)

Дәфтәр һәм дәреслекләр өчен тышлыклар

Зәңгәр һәшм төсле ручкалар

Гади карандашлар  

Бетергеч

Очлагыч

Линейка

 

ИЗО һәм хезмәт дәресе өчен:

Рәсем ясау өчен альбом

Төсле карандашлар (12-24 төстә)

Фломастерлар

Буяулар + пумалалар

Стакан

Пластилин + тактасы

Кайчы

Клей-карандаш һәм ПВА

Төсле кәгазь һәм картон.

 

 

Өстәмә:

Дәфтәрләр өчен папка.

Китапны терәтеп куяр өчен җайланма

Закладкалар

Корректор (штрих яисә лента)

Өй эшләрен язып барырга блокнот яисә көндәлек

 

3. Рюкзак

Рюкзакны сайлаганда игътибар итергә кирәкле әйберләр:

Ортопедик артлы

Киң көйләү лямкалары

Берничә бүлек

Яктылык кайтаручы элементлар 

 

Дәресләргә кирәк әйберләрдән тыш нәрсәләр булырга тиеш:

Су шешәсе

Аяк киемем капчыгы

Дымлы һәм коры салфеткалар

Ланч-бокс һәм термос (кирәк булса)

Дәресләр тәртибе (расписание)

 

Сурәт: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев