Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘПЛӘР - ЭКОЛОГИЯ САГЫНДА

“Мәктәп экология хакына: уйларга, эзләнергә, гамәл кылырга!” табигатьне саклау проектлары халыкара бәйгесе игълан ителде. Иң уңышлы проектларның авторлары IV Халыкара яшьләр экологик конференциясенә чакырылачак. Алар анда үз проектларын немец телендә тәкъдим итәчәк. Табигатьне саклау проектларын бәйге сайтына 1 ноябрьгә кадәр урнаштырырга кирәк.

Гёте-Институт мәктәп укучылары арасында 4нче тапкыр “Мәктәп экология хакына: уйларга, эзләнергә, гамәл кылырга!” дигән конкурс игълан итте.
Бәйгенең максаты: укучыларның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итү.

Кем катнаша ала: 7-11 сыйныфлар укучылары командалары, шулай ук немец теле укытучылары һәм предмет (биология, экология, география, химия, физика) укытучылары чакырыла.

Педагоглар белән бергә укучылар үз шәһәрләрендә (бистәләрендә), үз урамнарында, үз мәктәпләрендә экологик ситуаци яне тикшерергә һәм экологик ситуацияне яхшыртуга һәм аңа киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән идеяләр тәкъдим итәргә тиеш.

Проектның тасвирнамәсе немец телендә тәкъдим ителергә һәм түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:

- экологик проблеманың укучылар өчен һәм аларның шәһәре (бистәсе), мәктәбе өчен актуальлеге һәм мөһимлеге;

- фәнара бәйләнешләрне тормышка ашыру һәм биологиядә, экология, география, химия, физикада фәнни эзләнү алымнарын файдалану;

- проектта 3тән ким булмаган укучыдан, 1 немец теле укытучысыннан һәм 1 предмет укытучысыннан торган төркем белән катнашу;

- үткәрелгән проектның гамәли юнәлеше һәм нәтиҗәлелеге (конкрет экологик чаралар үткәрү);

- проект нәтиҗәләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү;

- проект һәм аның нәтиҗәләре тасвирнамәсенең аныклыгы, логиклыгы, структуралы булуы;

- документлар булу (мәсәлән, фото, видео, анкеталар, җирле ММЧда мәкаләләр һ.б.).

Конкурсның нигезләмәсе белән www.goethe.de/ins/ru/lp/prj/ums/ruindex.htm сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев