Логотип Идель
Бу – тема!

L'ONE, ӨЧПОЧМАКЛАР АШАП, ТЕЛЕН ЙОТКАН! /ВИДЕО/

"Все танцуют локтями", "Якутяночка", "Мой океан - это ты" җырларын башкаручы L'One татар милли ризыкларына гашыйк булган! Бу хәл Берләшкән Гарәп Əмирлекләренең Абу-Даби шәһәрендә була. Белгәнебезчә, 14-19 октябрьдә биредә WorldSkills дөнья чемпионаты уза.

Анда WorldSkillsKazan2019 дигән интерактив стенд та эшли. Нәкъ менә шунда татар милли ашларыннан авыз итеп була да инде.



Супер команда #тюбетей и @l_one_mars


Публикация от Sultan Safin - Tubatay (@sultansafin.tubatay)






Бирегә Россия рэперы L'One да килгән. Ул өчпочмак, чәй белән сыйланган. Боларның барысын да видеога төшереп барган. Рэпер үзенә язылучыларны да "Өчпөчмакны кабып карыйсыгыз киләме? Ə хәзер мин әйткән сүзләрнең тәрҗемәсен языгыз", - ди ул.



#татарстан #тюбетей ждём всех на @worldskillskazan2019


Публикация от Sultan Safin - Tubatay (@sultansafin.tubatay)






Хәер, җырчы башта үзе яхшылап милли ризыгыбызның исемен әйтергә өйрәнә.

- Миңа һәрвакыт кызык иде. Ничек дөрес итеп әйтергә: "эчпочмак" яки "очпочмак"? - ди рэпер.
- Дөресен генә әйткәндә, берсе дә дөрес түгел. "Ө" авыр әйтелешле хәреф. Дөресе - "өчпочмак", - дип аңлата "Түбәтәй кафе" компаниясенең үсеш буенча директоры Руслан Гыйльметдинов.

Чыннан да, Абу-Дабидагы ярышларга килгән һәркем бу өчпочмакларны ошата икән.

- Кешеләр ит ярата, ләкин кәбестә бөккәнен сораучы вегетарианецлар да бар. Безнең гөбәдиягә дә, аның гадәти булмаган комбинациядә ясалганына шакката. Хәзер безнең турында күбрәк кеше ишетә башлады, безгә киләләр, - дип сөйли Руслан.

Бу стенд янында өчпочмак, гөбәдияләр пешерү буенча мастер-класслар да уза икән. Көн саен бирегә берничә йөз кеше килә икән. Шуңа көненә 4 пирог, 150 бөккән пешерәләр. Биредә чәк-чәк, өчпочмак, кәбестә бөккәне, гөбәдиядән кала, йомырка белән суган бөккәне һәм алма пирогыннан да авыз итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев