Логотип Идель
Бу – тема!

ЛАГЕРЬ ТУРЫНДА 6 МИФ!

Беренче тапкыр лагерьга барасың, тик ишеткән имеш-мимешләр һәм мифлар аркасында шикләнеп, куркып торасыңмы? Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга һәм кайбер мифларны юк итәргә булдык.

БЕРЕНЧЕ МИФ 

Лагерьларда әти-әниләр белән элемтә юк.

Аланнарда әти-әниләр белән элемтә булмау күпләрне куркыта, әмма куркырлык берни юк! Телефоннарны монда беркем дә җыймый, һәм элемтә дә юк түгел. Шуңа күрә син теләсә кайсы вакытта гаиләңә шалтырата аласың.

ИКЕНЧЕ МИФ 

Лагерь – күңелсез!

Әлбәттә, бу дөрес түгел! Һәр лагерьда да күңел ачу программасы бар, шуңа анда син берничек тә күңелсезләнә алмыйсың. Анда сине көн саен төрле маҗаралар көтә. Аннан соң, җәйге аланга дусларың белән бергә дә бара аласың бит, алай вакытны тагын да күңеллерәк тә, файдалырак та итеп үткәрәчәксең.

ӨЧЕНЧЕ МИФ

Лагерьда тәмле ашатмыйлар яки ашату бөтенләй юк! Син анда беркайчан да ач калмаячаксың. Монда сине туклыклы һәм файдалы ашау көтә көтә.

ДҮРТЕНЧЕ МИФ

Лагерьда куркыныч яный.

Һәр лагерьда зур, җаваплы җитәкчеләр, әйдаманнар, сакчылар командасы һәм хәтта кашыклар белән булса да көрәшерлек аш-су осталары эшли. Өстәвенә, лагерьның территориясе тулысынча саклана.

БИШЕНЧЕ МИФ

Лагерьда – иске, тутыгып беткән караватлар һәм салкын бүлмәләр.

Татарстандагы заманча лагерьларны даими рәвештә реконструкцияләп һәм ремонтлап торалар. Әле кайберләрен тематик яктан да бизиләр,  мәсәлән, «Добрый» лагеры – волонтерлык стилендә. Барлык лагерьларда душ, кайнар су һәм уңайлы тормыш өчен башка атрибутлар җитәрлек.

АЛТЫНЧЫ МИФ

Лагерьлар бары тик шәһәр читендә генә була ала.

Көндез вакыт үткәрер өчен бик күп шәһәр лагерьлары бар. Әйтик, Кремль лагеры (2023 елның җәендә «Беренчеләр хәрәкәте» белән смена булган иде) яки Татарстанның җәйге «Безнең ишегалды лагеры».

Әхмәтова Әминә язмасы

Алия Шәйхуллина иллюстрацияләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев