КЫСКАЛЫКТА ОСТАЛЫКМЫ?
Быел «Алтын каләм» фестивалендә Гран-прига лаек булган Фирүзә Ибраһимова әлеге язмасында «Ялкын» журналында соңгы елларда күзәтелгән үзгәрешләргә тәнкыйди караш ташлый. Яшь журналист текстларның кыскаруы, визуаль материалларның артуы һәм эчтәлекнең сыйфаты турында укучылар фикерен белешә, шулай ук бу сорауларны журналның баш мөхәрриренә дә юллый.
Текстларсыз калган журналларны актарганда, күңелгә шундый уйлар килә: әллә редакцияләр үзләренең ялкаулыкларын гына безгә сылтыйлар инде? Яшьләр укырга яратмый, имеш. Рәхәт яшиләр, ләбаса! Журнал битләре яртылаш буш. Акланырга сәбәп тә бар – укымыйлар бит, кыска контент кирәк!
Бу үзгәрешләр яшьләр журналы «Ялкын»га да хас. Соңгы ике ел эчендә ул күзгә күренеп үзгәрде: элек журналда текст өстенлек итсә, хәзер – сурәтләр.
Журналдагы үзгәрешләр сезгә ошыймы? Биш кешегә шушы сорауны бирдем. Берсе – язучы баласы, гомумән укымавын әйтте. Үзе журналга мәкаләләр язган яшь журналисттан сорадым: ул да укыймый ди! Әкәмәт инде. Калган өч кеше исә җавап бирде. Гафу итегез, журналны чыгаручылар – кыска текстлар яратам диючеләр юк бу кешеләр арасында...
Марсель Мөхетдинов, Казан:
Элекке «Ялкын»дагы бай эчтәлекле мәкаләләрне сагынам, алар укучыны уйландыра, фикерләргә этәрә иде.
Азалия Сабитова, Арча:
Журналда язмаларның кыскаруын тизлек заманы белән бәйләп карасаң, аңлап була. Әмма кичереп булмый. Мәкаләләрдә сүзләрне чукый торып, социаль челтәрләрдәге пост форматында гына калдырганчы, телнең сафлыгын калдырып, язу стилен җайлаштырырга кирәктер.
Раушан Нигъмәтҗанов, Балтач:
Бүгенге «Ялкын»да басыла торган мәкаләләр сыйфатын югалтты… Ниндидер мавыктыргыч, актуаль контент кирәк. Күләме дә 3-4 сүзлек булмасын иде.
Бу үзгәрешләр ни сәбәпле барлыкка килде икән? Сорауларымны журналның баш мөхәррире Энҗе Габдуллинага юлладым.
– Материалларны кыскарта башлагач, журнал укучылары арттымы?
– Бу сорауга җавап бирер өчен төгәл статистика кирәк. Редакция күзлегеннән караганда, җыйнак, визуаль яктан уңайлы, темасы ачык булган материаллар яшүсмерне журнал эченә җиңелрәк алып керә. Шул ук вакытта, без озын текстлардан бөтенләй баш тартмыйбыз. Әгәр тема тирәнлек сорый икән, материаллар озынрак булырга мөмкин.
Укыган бала укый, укымаганы кыска материалларны да укымый кебек тоела миңа.
Әлбәттә, укырга яраткан бала укый инде ул, бу фикерең белән килешәм. Ләкин журналистик текстларны укырга өйрәнеп кенә килүчеләр дә бар бит. Журналның бурычы - инде укыган баланы гына тоту түгел, ә бөтен кешене дә журнал укырга тарту.
– Мәкаләләрнең көннән-көн кыскаруы аяныч хәлләргә китермәсме?
– Аяныч хәл текстларның кыскаруында түгел, ә фикернең кыскаруында булырга мөмкин. Әгәр без катлаулы темаларны да өстән-өстән генә бирә башласак, менә бу чыннан да куркыныч. Шуңа монда баланс кирәк. Текст кыскамы, озынмы – ул укучыга барып җитәргә һәм файдалы булырга тиеш. Иң мөһиме шул.
Фирүзә ИБРАҺИМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июля 2026 - 13:08
АЛДАГЫ ЕЛЛАРДА БДИ 1 ИЮНЬНӘН ИРТӘРӘК БАШЛАНМАЯЧАК
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
Нет комментариев