КЫШ 2020-21: КАЗАНДА НИЛӘР АЧЫЛА? НИЛӘР КӨТЕЛӘ?
Казанда 2020-21 елгы сезонда 9 ябык һәм 9 ачык шугалак эшләяәчк. Аларда барлыгы 3 меңнән артык тимераяк булачак. Шулай ук чаңгыда шуу өчен 8 трасса һәм 3 трамплин да булыр дип көтелә. Алар кайчан эшли башлый?
Татарстан башкалАсында 21 ноябрьдән 2 шугалак эшли башлады инде. Берсе Горкий паркында, икенчесе Совет районындагы “Ракета” стадионында.
Якын арада тагын берничә шугалак ачылачак: Чирәм хоккее үзәгендә, “Тасма” стадионында, “Черек күл” паркында һәм Имәнлек урамында. Кремль яр буендагы шугалак 1 декабрьдә ачыла.
Казанда хоккей уйнарга яратучылар өчен 78 мәйданчык эшләячәк. Чаңгычылар өчен 8 яктыртылган трасса булдырылачак. Чаңгыны 12 урында алып торып булачак. Анда 1500 пар чаңгы булыр дип көтелә.
Эпидемиологик вәзгыять уңай булган очракта, 10 спорт төре туенча 33 зур чара уздырырга планлаштырыла. Аларда барлыгы 30 мең кеше катнашачак. Ярышлар хоккей, чаңгы, тимераякта шуу кебек спорт төрләре буенча үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев