Логотип Идель
Бу – тема!

КЫШ КӨНЕ САФ ҺАВАДА КҮҢЕЛЛЕ УЕННАР

Кышкы каникулларны саф һавада йөреп, уеннар уйнап үткәрсәң, вакытың да кызыклы үтәр, сәламәтлеккә дә файдалы булыр. Кышкы каникулларда яки ял көннәрендә күмәкләшеп уйнар өчен уеннар тәкъдим итәм.

1) Кар шары ярышы

Әлеге уенның кагыйдәләре мондый: кардан зур-зур шарлар тәгәрәтеп аларны ярыштыру. Алдан старт белән финишны билгеләп куегыз. Кемнең шары финишка тизрәк барып җитә, шул җиңүче була. Бу уенның кагыйдәләрен бераз үзгәртсәгез, башка  төрле уен барлыкка килә. Мәсәлән, шарларны тәгәрәтеп ярыштыру түгел, ә аларны зурлыгы буенча бәяләү. Кемнең кар шары зурлыгы буенча барысын да уздыра – шул җиңүче була.

2) Тау патшасы

Бу уен күпләрегезгә таныштыр, чөнки аны барыбыз да кечкенә чакта бик яратып уйный идек. Катнашучыларның төп максаты – биек кар көртенә егылмыйча менеп җитү. Кагыйдә буенча, уенчыларга бер-берсенә тау башына менәргә комачауларга рөхсәт ителә. Кем беренче булып егылмыйча, таймыйча калкулык өстенә менеп, анда барысыннан да озаграк торса, шул «Тау патшасы» дип игълан ителә.

3) Кар кирпеченнән йорт

Монда аерым кагыйдәләр юк, чөнки әлеге уен фатназия белән бәйле. Алдан катырак карлы урынны табып куегыз. Бу урыннан турыпочмаклыклар ватып алына, һәм алардан йортка ошаган калкулык төзергә мөмкин. Шулай ук аерым савытларга (кирпеч формасында булса тагын да яхшырак), кар салып катырырга мөмкин. Болай эшләсәгез йорт төзүе бик уңайлы һәм җиңел булыр.

4) Эзтабар

Кыш көне – әлеге уен өчен менә дигән вакыт! Карда төрле кош-кортлар, җәнлекләр калдырган эзләрне ачыклау үтә кызык һәм мавыктыргыч, бигрәк тә кечкенәләр өчен. Шулай ук бу уенны уйнаганда балаларга кош-кортлар, җәнлекләр турында сөйләп, аларны кызыксындырырга мөмкин.

5) Кар атышу

Кагыйдәләре: калкулыкка беренче булып, кардан шар ясап менгереп куегыз. Җиңел генә төшеп китәрлек булмасын өчен, кырларын кар белән сылап беркетергә тәкъдим итәм. Шулай ук зур шарны бәреп төшерер өчен һәрберерегез кечкенә кар шарлары ясап куегыз, 1 уенчыга 10ны. Катнашучылар ераккарак басарга тиеш. Кем беренче булып шарны ватып, яки тәгәрәтеп төшерә – шул уенның җиңүчесе булып санала.

Төп киңәш: әлеге уеннарны сак булып, бер-берегезне имгәтмичә уйнарга тырышыгыз.

Кыш көннәрендә саф һавага уйнарга чыгу балаларга гына түгел, олылар өчен дә бик файдалы. Ә мин санап үткән уеннар исә, сезне берләштерер, күңелләрегезне күтәреп җибәрер һәм киләчәктә матур хатирәләр булып калыр дип ышынам. Ялларыгызны дуслар белән аралашып, сәламәтлегегезне ныгытып, актив үткәрегез. Кышның һәр мизгелен тоеп калырга тырышыгыз!

Фото: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев