КУДРЯВЫЙ МЕТОД: БӨДРӘ ЧӘЧНЕ ДӨРЕС ТӘРБИЯЛӘҮ
Соңгы елларда дулкынлы һәм бөдрә чәчле кешеләр арасында «кудрявый метод» дигән төшенчә бик популярлашты. Чәчеңне йомшак, тәртипсез, формасыз дип уйласаң, чынлыкта алар бөдрә һәм бары тик дөрес, тиешенчә тәрбия генә сорыйдыр. Көдрә ысул нәкъ менә чәчнең табигый формасын кире кайтару өчен кулланыла.
Бу методның төп мәгънәсе бик гади: бөдрә чәч туры чәчкә караганда корырак була, шуңа күрә аны еш юарга, киптерергә, тарарга түгел, ә киресенчә, күбрәк дымландырырга һәм сакларга кирәк.
Бөдрә чәчнең структурасы туры чәчтән аерыла. Туры чәчтә май тамырдан очына кадәр тиз тарала, шуңа күрә ул ялтырый һәм йомшак була. Ә бөдрә чәчтә май чәч буйлап тигез таралмый, шуңа күрә чәч корырак, тиз кабара, очлары сынучан була. Шуңа күрә бөдрә чәчкә иң мөһиме – дым.
Күп кешеләр чәч магнитлана, йомшак дип, аны гел тарый, фен белән киптерә, турайта. Ләкин бу чәчне тагын да корыта гына. Көдрә ысул киресен өйрәтә: чәчне коры килеш бөтенләй тарамаска, юеш килеш кенә, тарау да бармаклар белән генә.
Кудрявый методта гадәти шампуньларны да сирәк кулланалар, чөнки күп шампуньларда сульфатлар бар, алар чәчне бик нык чистарта һәм киптерә. Шуңа күрә күп кеше башын кондиционер белән генә юа. Бу co-wash дип атала. Баш тиресе чиста кала, ә чәч кипми.
Чәч юганнан соң бөдрә чәчне сөлге белән ышкырга ярамый. Шул вакытта чәч кабара башлый. Аның урынына микрофибра сөлге кулланалар. Чәчне төреп куялар, ләкин ышкымыйлар.
Иң мөһим этапларның берсе – укладка. Бөдрә чәчне тарамыйлар, ә астан өскә таба кул белән кысып формалаштыралар. Бу ысул scrunch дип атала. Шул вакытта бөдрәләр үзләре ясала башлый. Аннары чәчкә гель яки крем сөртәләр, ул бөдрәләрнең формасын саклый.
Чәчне табигый киптерү – иң яхшысы. Әгәр фен куллансаң, диффузор белән һәм салкын яки җылы һавада гына киптерергә кирәк. Кайнар һава бөдрәләрне бозарга мөмкин.
Көдрә ысулда тагын бер мөһим нәрсә – ничек йоклау. Әгәр гади мамык мендәр тышында йокласаң, чәч ышкыла һәм иртән кабарып тора. Шуңа күрә ефәк яки атлас мендәр тышы кулланалар, яки чәчне өскә йомшак резинка белән җыеп йоклыйлар.
Кудрявый методка күчкәч, нәтиҗә шундук күренмәскә мөмкин. Башта чәч бераз сәер тоелыр чөнки ул элек силиконнарга ияләнгән була. Ләкин берничә атнадан соң чәч үзгәрә: кабарып тору кими, бөдрәләр ачыграк күренә башлый, чәч йомшара, ялтырый башлый.
Шулай итеп, көдрә метод ул катлаулы кагыйдәләр җыелмасы түгел, ә чәчкә сак карау системасы. Аның төп кагыйдәсен бер җөмлә белән әйтеп була:
Бөдрә чәчне көчләп үзгәртергә түгел, ә аның табигый формасына ярдәм итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 марта 2026 - 12:45
ТАТАРСТАННЫҢ СИГЕЗ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫ ЧЫГАРЫЛЫШ СТУДЕНТЛАРЫН ЭШКӘ УРНАШТЫРУ РЕЙТИНГЫ ЛИДЕРЛАРЫ АРАСЫНДА
-
28 марта 2026 - 18:44
«Ялкын» журналы призларына узучы көрәш буенча Татарстан беренчелеге җиңүчеләре билгеле
-
27 марта 2026 - 15:08
АЛАБУГАДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА «ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ПРИЗЫНА ТАТАРСТАН БЕРЕНЧЕЛЕГЕ БАШЛАНДЫ
-
27 марта 2026 - 10:48
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ «АЛТЫН КАЛӘМ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛЫНА ҮТӘЧӘК
Нет комментариев