КӨЗГЕ КАНИКУЛГА ЧЕК-ЛИСТ
Күз алдыгызга китерегез: урамда алтынсу яфраклар шаулаша, һавада дымлы җир исе, ә сез юрганга төренеп, кайнар какао тотып, тәрәзәдән яңгырны күзәтәсез. Таныш күренешме? Әйе, бу – көзге каникуллар!
Әлеге көннәрне ничек кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга? Тормышыгызны бераз җиңеләйтеп, чек-лист тәкъдим итәбез!
Көненә кимендә 8–9 сәгать йоклагыз. Мәктәп вакытында бу мөмкин түгел иде, хәзер–мөмкин! Режимны көйләргә дә онытмагыз!
Көненә 2 сәгать «цифрсыз вакыт» билгеләгез. Телефонны читкә куеп, чын тормышны күзәтегез.
Берәр көнне бернәрсә дә эшләмәгез. «Ялкаулык көне» дип игълан итегез: плед, кайнар чәй, яраткан фильм.
Көзге урамда берәр сәгать йөрегез. Колакчыннарны читкә куеп, табигать тавышын тыңлагыз. Уйларга «чумарга» курыкмагыз.
Кимендә бер китап укыгыз. Мәктәп программасыннан түгел. Фантастика? Детектив? Романтика? Киберспорт турында? Нәрсә ошаса, шуны! Кайберәүләр өчен иң яхшы вариант– дуслар белән бер үк китапны укып, аннары фикерләшү.
Инглиз теленнән 10 яңа сүз өйрәнегез – яраткан сериалыгызны субтитрлар белән карау да ярдәм итә. Соңыннан аларны сөйләмдә кулланып карагыз!
Берәр кул эше ясагыз – кәгазьдән, тукымадан, җептән... Нәрсә булса да! Кул эшләре нервларны тынычландыра. Бу – фәнни расланган факт.
Көн саен 20–30 минут хәрәкәтләнегез : урамда йөру, йөгерү, велосипед, өйдә бию... Нәрсә ошаса, шуны эшләгез. Иң мөһиме – даимилык!
Ялларда көчләр тупларсыз һәм вакытыгызны файдалы үткәрерсез, дип ышанып калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
-
21 октября 2026 - 11:04
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ТӘРТИБЕНӘ БӘЯ КУЮ ТӘРТИБЕ РАСЛАНДЫ
Нет комментариев