Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗ КӨНЕ ТУГАН КЕШЕЛӘРГӘ БУ ЯЗМАНЫ УКУ МӘҖБҮРИ

Галимнәр әйтүенчә, октябрь аенда дөньяга килгән балаларның төрле өлкәдә уңышка ирешү мөмкинлеге зурырак була. Ничекме? Хәзер барысын да ачыклыйбыз!

2014 елда International Journal of Sports Medicine журналында дөнья күргән тикшеренү күрсәткәнчә, көзен туган балалар чыдамрак һәм бигрәк тә апрель, май һәм июнь айларында туган яшьтәшләреннән физик яктан көчлерәк була икән.

Ноябрь аенда дөньяга килгән балалар иң яхшы спортсменнар, икенче урында - сентябрь, ә өченче урында – октябрь балалары. Галимнәр фикеренчә, мондый феномен баланың карында вакытта җәй көне алган D витаминының югары дәрәҗәсе белән бәйле булырга мөмкин.

Шулай ук көз аенда туганнарның озын гомерле булу өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар, ди белгечләр. Сентябрь, октябрь яки ноябрьдә дөньяга килгән кешеләрнең йөз яшькә кадәр яшәү ихтималы аеруча зур икән. Аерым алганда, октябрь аенда туган кешеләрнең йөз еллык юбилеен билгеләп үтү апрель ае белән чагыштырганда сизелерлек дәрәҗәдә күбрәк. Октябрьдагыларның озын гомерле булуы йөрәк-кан тамырлары авыруларының чагыштырмача түбән булуы белән дә аңлатыла.

Ни кызык, яхшы физик һәм психологик сәламәтлек октябрь балалары өчен барлык мөмкинлекләрне дә ача. Әйтик, Motherly ресурсы мәгълүматлары буенча, Америка президентларының күбесе туган көннәрен октябрьдә  билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев