КӨЗ КӨНЕ АВЫРМАС ӨЧЕН...
Белгечләр көзге салкыннардан саклану һәм сәламәтлекне ныгыту өчен нинди эчемлекләр эчәргә кирәген әйтте. Әлеге мәгълүматны хәзер сезгә дә җиткерәбез.
Исемлекне имбир, сырганак, лимон, балан һәм бал белән чәй башлап җибәрә. Шулай ук кара карлыган белән дарчин (корица) компоты, айва белән фейхоа компоты да көзен салкын тиюдән сакларга ярдәм итәчәк.
Нарат җиләгеннән ясалган эчемлек тә файдалы булачак, ди табиблар. Моның өчен шикәр комыннан сироп ясарга кирәк. Сиропка дарчин (корица), кардамон, дәфнә яфрагы (лавр), берничә түгәрәк борыч салырга һәм кайнатырга кирәк. Аннан нарат җиләген изәргә һәм бөтенесен бергә кайнатырга кирәк. Ахырдан исә лимон һәм бал салабыз.
Мүк җиләгеннән ясалган эчемлек тә чирләмәскә ярдәм итәчәк. Әлеге эчемлеккә алма, әфлисун, лайм согы, дәрчин һәм имбирь тамыры да өстәргә кушалар. Боларның бөтенесен бергә кушып кайнатып чыгарырга, 10 минут чамасы сүрән утта тотарга кирәк, һәм вуалая, файдалы эчемлек әзер. Сәламәт булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
-
1 июля 2026 - 12:43
КАЗАНДА ЯШЬ МУЗЫКАНТЛАР ӨЧЕН РЕПЕТИЦИЯ БАЗАСЫ БУЛДЫРЫЛАЧАК
-
30 июня 2026 - 09:47
ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
Нет комментариев