КОРОНАВИРУС ТУРЫНДА СИН БЕЛМӘГӘН ФАКТЛАР/ДӘВАМЫ
Кичә коронарирус турында фактлар тәкъдим итә башлаган идек. Бүген дәвам итәбез. Тотынып утырыгыз! Әлеге фактларны ВВС раслый.
1. Инфекцияне эләктермәс өчен антисептик белән ышкуга караганда кулны сабынлап юу яхшырак. Әгәр янда антисептик та, су белән сабын да булмаса, кулларны хлоргексидин яки мирамистин белән дезинфекцияләргә була.
2. Covid-19 белән авырган 100 меңнән артык кеше савыккан.
3. Авыручыларның күбесенә (80% артыгына) табиблар ярдәме кирәкми. Алар грипптан дәваланган кебек итеп дәваланып, якынча 1 атна эчендә өйдә дә савыга.
4. Ә госпитализацияләү һәр 5-6нчы авыруга кирәк була. Бу – күбесенчә өлкән яшьтәге яки хроник авырулары булган кешеләр.
5. Кытайдагы бөтен авыруларга диярлек гадәти дарулардан тыш традицион Кытай медицинасы препаратлары да язганнар.
6. Үлем хәлендә ятучыларга авырудан савыккан кешеләрнең кан плазмаларын салу очраклары билгеле. Андый канда вируска каршы антитәнчекләр була.
7. Төчкерү коронавриус билгесе булып тормый. Ютәл вирус билгесе була ала, төчкерү – юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2025 - 15:45
КСЕНИЯ ДУКАЛИС КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
Нет комментариев