«КОРОНА»дан КУРКЫП АЭРОПОРТТА ЯШӘГӘН
Аннан курыкмаган кеше сирәктер. Әмма берәү куркудан 3 ай буе аэропортта яшәргә мәҗбүр булган. Ахыры ничек тәмамланган?
Калифорниядән бер ир-ат законсыз рәвештә Чикаго аэропортында яшәгән. Сәбәбе – коронавирустан курку.
36 яшьлек Адитья Сингх аэропортта эшләүче бер хезмәткәр югалткан бейджны киеп, гадәти кешеләр өчен керү тыелган зонада яши. Судта ул COVID-19дан курку аркасында туган шәһәре Лос-Анджелеска кайтмавы турында әйтә. Ә ашарга аңа башка пассажирлар бирә торган булган. Ир-ат тыелган зонага үтеп керүдә һәм урлауда гаепләнә.
Соңгы айларда Калифорниядә авыруны эләктерүчеләр саны нык арткан. Гомуми сан 3 миллионга җиткән. Хәтта исән калу мөмкинлеге аз булган кешләрне хастаханәгә алмаска, дигән карар да кабул ителгән.
Шулай ук Калифорния Диснейлендын COVID-үзәккә әверелдергәннәр. Анда коронавирустан массачыл вакцинация ясаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев