Логотип Идель
Бу – тема!

КОНСПЕКТНЫ НИЧЕК ЯЗАРГА? СТУДЕНТЛАРДАН 8 КИҢӘШ

Конспект язуның да үз серләре, лайфхаклары бар. Син дә күз сал әле, файдасы тими калмас.

1. Кыскартабыз. Укытучы, мөгаллим (яки башка берәү) озын итеп нәрсәдер сөйли икән, моның барысын да язарга кирәкми. Аның сөйләменнән иң мөһим урыннарны, әйтелгәннәрнең төп мәгънәсен гына теркәп куй.

2. Күп очракта язылганны аңлау өчен кушымчалар кирәкми. Шуңа күрә аларны язып тормаска да мөмкин.

3. Еш кабатлана торган сүзтезмәләрне аббревиатура белән генә дә ашытырырга була. Мисал өчен: “Ялкын” журналы – ЯЖ.

4. Математикада еш кына кыскартуларга мөрәҗәгать итәләр: см – сантиметр. Әлеге ысулны башка юнәлешләрдә дә кулланырга була. Үз формулаңны, сүзнең кыскартылган варианларын уйлап тап һәм рәхәтләнеп куллан.

5. Дәфтәр читен (поля) дә буш калдырмыйбыз. Биредә укытучы әйткән кызыклы мисалларны, мәзәкләрне, афоризмнарны язып барырга була.

6. Конспект язганда кызыл юлдан ешрак  башларга, санап киткәндә һәр мисалны яңа юлдан язарга тырыш. Бүленмәгән, тоташ текстны аңларга да читен, күзләргә дә ул рәхәтлек бирми.

7. Күңелеңдәге рәссамны яшермә. Ясыйсың килсә, дәфтәр читенә рәсемнәр төшер. Кайберәүләр шулай мәгълүматны яхшырак истә калдыра.

8. Барлык предметлар өчен дә бер генә дәфтәр тотма. Беренчедән, материалны аңлау бик авыр булачак, икенчедән, мөгаллимнәргә бу хәл бер дә ошамаячак. Иң яхшысы – бер предметка бер дәфтәр башлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев