КӨН ДӘ ЮЫНУНЫҢ ОРГАНИЗМГА НИНДИ ЗЫЯНЫ БАР?
Юынуның да зыяны бар икәнен белә идегезме? Белмәсәгез, менә бу язманы укыгач белерсез.
Химик Брюс Грин көн дә юынуның организмга начар йогынты ясавын ачыклаган. Галим сүзләренчә, сабын яки душ өчен гель белән еш юыну аркасында тиренең саклагыч мантиясе, ягъни май белән тир катнашмасы юылып өшә. Ә ул безне зарарлы микроорганизмнардан саклый.
Моның нәтиҗәсендә, псориаз, экзема кебек авырулар барлыкка килергә мөмкин. Болардан тыш, көн дә юыну аркасынңа тәннең микробиомы бозыла ала, ул иммун системасын саклаганда бик мөһим роль уйный.
Грин озак вакыт юынмауның нәрсәгә китерүен дә әйтә: тәндәге тишемнәр үле күзәнәкләр белән тула һәм бетчәләр барлыкка килә башлый.
Белгеч 2-3 көнгә бер душ керергә киңәш итә. “Физик яктан актив кешеләргә көн дә юынмыйча булмый анысы. Калган барлык очракларда көн дә юыну киңәш ителми”, – ди галим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев