Бу – тема!
КОЙМАК БӘЙРӘМЕ /ВИДЕО/
12 февральдән башлап атна буе россиялеләрнең күбесе өчен бәйрәм атнасы булды. 18 февральдә бәйрәм рухы үзенең иң югары ноктасына җитәчәк – бар да яраткан Масленица нәкъ менә шушы көндә билгеләп үтелә.
Масленица рус халкының милли бәйрәме санала. Асылда бу кыш белән саубуллашу һәм яз чибәркәйне тантаналы төстә каршы алу. Аның даталары елдан-ел күчеп йөри. 2018 елда Масленица бәйрәме 18 февральгә туры киләчәк. Ә 12 февраль көнне Масленица атнасы башланды.
Халык әлеге бәйрәмне аның оптимистик рухы, матур тарихы өчен генә яратмый. Масленица ул әле язны каршылау, күңелле уеннар, кул сугышы, таудан шуу, кар атышу, әйлән-бәйләннәр, җыр-бию, кар кирмәне төзеп, аны алу, һәм, әлбәттә, салам карачкыны яндыру гына түгел, ә, кагыйдә буларак, табын муллыгы да. Ниләр белән генә сыйланмый бәйрәм кунаклары! Балык уылдыгы, төрле бәлеш-пироглар, балыкның күп төрләре. Әмма бәйрәм табынының патшасы – коймаклар.
Ә коймак ашауга күпчелек дөнья тарафыннан ризык патшалары булган итальяннар ничек карый икән? Җавап – Kuzno Productions видеосында:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев