КИТАП БЕЛӘН ДУСМЫ БЕЗ? яки КИТАП УКУЧЫЛАР ТУРЫНДА СТАТИСТИКА
«Китап – иң яхшы дус» – дигән мәкальне барыбыз да белә, тик әлеге дус белән аралар ерагая барганын һәм мөнәсәбәтләрнең суына башлавын аңлап җиткермибез бугай. Соңгы арада китап уку кимеде, дип әйтергә яратабыз. Бу чынлап та шулаймы? Китап укучылар кайсы илләрдә күбрәк? Сораулар күп, хәзер барысын да тәртип буенча карап узарбыз!
Сораштыру нәтиҗәләренә ышансак, Россиядә бүген 92% кеше китап укый икән. Шулар арасында иң аз укучылар саны 25-34 яшьлек кешеләргә туры килә (13%). Искәртеп узарга кирәк, китап уку белем дәрәҗәсе белән дә бәйле: югары белемлеләр арасында 4% китап укымаса, урта белемле төркемдә андыйлар — 13%, ә тулы булмаган урта белем ияләрендә – 27%.
Ни кызык, электрон форматларның киң таралуына карамастан, басма китаплар популярлыгын югалтмый. Мисал өчен, Россия Китап палатасы мәгълүматларына караганда, 2022 елның беренче кварталында гомуми тираж 90 044,23 мең данә булган, 3078 төрле китап һәм брошюра чыгарылган, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8% ка күбрәк. Кәгазь китапларның популярлыгын сораштыру нәтиҗәләре да раслый – 58% кеше нәкъ менә шушы вариантны сайлый. Алдагы баскычны телефон алып тора. Смартфон ярдәмендә һәр өченче кеше (35%) укыган. Тагын 20% кеше мәгълүматны компьютер ярдәмендә алган. Электрон китаплар исә 16% халык арасында популяр. Барлыгы экраннардан (смартфон, компьютер, электрон китап) 71% кеше китап укыган.
Иң күп китап укучы илләр исемлеге белән дә танышып чыгарга тәкъдим итәбез:
- Һиндыстан;
- Таиланд;
- Кытай;
- Филиппин;
- Мисыр;
- Чехия;
- Россия;
- Швеция;
- Венгрия;
Күргәнебезчә, Россия NOP World Британия компаниясе версиясе буенча, дөньяның иң күп укый торган ун иле исемлегендә җиденче урында тора. Статистика буенча, россиялеләр китап укуга атнасына 7,1 сәгать сарыф итә. Рейтингта беренче урынны Һиндстан алып тора, биредә яшәүчеләр, уртача алганда, атнасына 10,7 сәгать укый.
Монысы статистика иде, бераздан китап укуның файдасын да искә төшереп, барлап алырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев