Логотип Идель
Бу – тема!

КИТАП БӘЙРӘМЕ БУЛАМЫ?

20 апрель көнне Казан шәһәренең 121 нче лицеенда Габдулла Тукайның туган көне алдыннан “Китап бәйрәме” узды. Чараны Татарстан китап нәшрияты оештырды. 4-6 сыйныф укучылары яңа чыккан китаплар белән генә түгел, ә кайберләренең авторлары белән дә күзгә-күз очрашты. Шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, ук шагыйрь, нәшриятның балалар һәм яшүсмерләр бүлеге җиткәчесе Рифат Сәлах һәм язучы, шагыйрь Йосиф Хапчик шундыйлардан.

Укучылар килгән кунакларның шигырьләрен генә тыңлап калмыйча, сораулар да яудырды. “Сез илһамны каян аласыз?” соравына Рифат Сәлах: “Табигатьтән, матур кызлардан” дип шаярып җавап кайтарды. Ленар Шәехкә “Ник нәкъ менә шагыйрь булдыгыз?” дигәч, ул “Үзеннән үзе шулай килеп чыкты, тормыш бу юлга бастырды” диде. Шулай ук балалар шагыйрьләрнең үз китапларын үзләре укыйлармы-юкмы икәнлеге белән дә кызыксынды.

Йосиф Хапчик үз шигырьләрен артистларча укуы белән балаларның күңелен яулады.

5 сыйныф укучысы Нигъмәтуллина Әдилә яраткан шагыйрьләрен атап чыкты: “Габулла Тукай, Муса Җәлилне укыйм. Менә бүген килгән шагыйрьләрне беләм хәзер, әле алар турында ишеткәнем юк иде”.



Ленар Шәех бу очрашуларның төп максаты һәм татар китапларының укылу-укылмау мәсьәләсе турында менә ниләр сөйләде: “Ике ел тирәсе бездә чыккан китапларны пропагандалау белән шөгыльләнәбез. Моңарчы Татарстанның кырыкка якын районында булган идек, хәзерге вакытта Казан мәктәпләре буйлап йөрибез. Төп максатыбыз - китап укучылар белән күзгә-күз очрашу, һәм аларның теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алу. Интернет никадәр генә кысрыкласа да, басма китап яшәр дип уйлыйм. Тел мәсьәләсенә килсәк, аны гаиләгә генә кайтарып калдыру дөрес нәрсә түгел. Мәктәп, балалар бакчалары да моның өчен көч куярга бурычлы”.

Мондый җылы очрашудан соң укучылар рухи азык һәм яхшы кәеф белән дәресләренә таралышса, шагыйрьләр балалар белән аралашудан илһам алып, яңа әсәрләр иҗат итәргә киткәндер, мөгаен.



Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев