КИЛӘЧӘК ЕЛНЫ ДӨРЕС БАШЛАР ӨЧЕН ТОП-5 МОТИВАЦИОН КИТАП
Яшүсмерләргә үз-үзләренә ышаныч табарга, хис-кичерешләрен аңларга һәм тормыштагы катлаулы сорауларга җавап эзләргә ярдәм итә торган 5 файдалы китап тәкъдим итәбез.
- «Ты можешь больше, чем ты думаешь» (Томас Армстронг).
Бу китап интеллектка карата фикерне киңәйтә. Автор интеллектның бары тик математик кына түгел, ә иҗади, социаль, эмоциональ һәм башка төрләре дә булуын аңлата. Яшүсмерләргә үз көчле якларын табарга һәм үз-үзләренә ышаныч арттырырга ярдәм итә.
- «Границы для подростков» (Джон Таунсенд).
Шәхси чикләрне ничек куярга, «юк» дип әйтергә, үз гамәлләрең өчен җаваплылык алырга һәм хисләреңне аңларга өйрәтә торган практик кулланма.
- «Переходный возраст» (Лоуренс Стейнберг)
Нейрофән казанышларына нигезләнгән бу китап яшүсмер мие ничек эшләвен аңлата. Хисләр, куркынычка тартылу һәм тәртиптәге үзгәрешләрнең фәнни сәбәпләрен төшендерә.
- «Почему я?» (Эй Джей Джулс).
Буллинг белән очрашкан яшүсмерләр өчен ярдәм китабы. Агрессиягә ничек җавап бирергә, үз-үзеңне хөрмәт итүне сакларга һәм ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын аңлата.
- «Будь лучшей версией себя» (Дэн Вальдшмидт).
Реаль кешеләрнең тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән мотивацион китап. Ихтыяр көчен ныгытырга, авырлыкларны җиңәргә һәм максатларга ирешү юлында тырышып эшләргә рухландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев