КЕМНЕ ДӘ БУЛСА БӘХЕТЛЕ ИТҮ ЫСУЛЛАРЫ
Озак сөйләп тормыйча моның ысуллары белән бүлешәбез.
1) Яңгыр астында юешләнеп басып торган кешене үз кулчатырың астына сыендырырга.
2) Акчасын чәчкән кешегә аны җыярга ярдәм итәргә.
3) Дустыңның ниниди каһвә яратканын истә тотарга.
4) Автобуска урын бирергә.
5) Таныш булмаган кешегә комплимент ясарга.
6) Әни белән аның яраткан җырчысының концертына барырга.
7) Дустыңны туңдырма белән сыйларга.
8) Авырып яткан дустыңның хәлен белергә барырга.
9) Танышыңа болай гына бүләк ясарга.
10) Якын кешеңә тәмле чәй ясап бирергә.
11) Таныш-белешләреңне конфет белән сыйларга.
12) Әбигә юл аркылы чыгарга ярдәм итәргә.
13) Таныш түгел кешегә автобуста барганда җиңкәңә ятып йокларга рөхсәт итәргә.
Һәм тагын шуны гына әйтәсе кала: кемне дә булса бәхетле иткән кеше, гадәттә, үзе дә бәхетле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 августа 2026 - 12:14
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ЧӘРШӘМБЕ ЯКИ ПӘНҖЕШӘМБЕ ҖИҢЕЛ КӨН БУЛЫРГА МӨМКИН
-
17 августа 2026 - 12:12
ОЛИМПИАДАЧЫЛАР ВУЗЛАРДАГЫ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫН «АЛЫП БЕТЕРГӘН»
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
Нет комментариев