Логотип Идель
Бу – тема!

КЕМ ТЕШ ТАБИБЫ БҮЛМӘСЕНДӘ АҢЫН ҖУЙГАН? ҖЫРЧЫЛАРНЫҢ ХАТИРӘЛӘРЕН БАРЛЫЙБЫЗ

Киң итеп елмаябыз, дуслар! 9 февральХалыкара теш табиблары көне! Әлеге һөнәр ияләрен тәбрик итәбез, катлаулы эшләрендә уңышлар телибез һәм җырчыларның теш табиблары белән бәйле хатирәләрен яңартырга ашыгабыз! Гомумән, татар эстрадасы артистлары теш табибларына еш йөриме, алардан куркамы? Хәзер барысын да ачыкларбыз!

Зәйнәп Фәрхетдинова табиб бүлмәсеннән чыгып чапкан?!

«Теш табибы дигән сүзне ишетү белән бөтен чәчләр агара», – дип сүзен башлады Зәйнәб Фәрхетдинова. «5 сыйныфта укыганда ярты тешне алдырткан килеш табиб бүлмәсеннән чыгып йөгердем, тешнең төбе шул килеш калды. Олыгайгач та бу курку бетмәде, теш сызламыйча, табибка бармадым. Бары тик 2 ел элек кенә бөтен тешләремне караттым», – дип елмая ап-ак тешләре белән җырчы.

Дилә Нигъмәтуллинадан лайфхак 

«Кечкенә чакта теш дәвалаудан курыкмадым, шундый кыю кызчык булуым белән горурлана идем хәтта», – дип елмая җырчы. «Бәләкәй чактан ук теш табибының киңәшен әле дә исемдә тотам, тешне караганда кәнәфинең тоткычларына нык итеп тотынып, кысып утырырга куша иде. Янәсе, бөтен авырту шунда китә. Әле дә шулай эшлим, булыша», – ди Дилә Нигъмәтуллина.

Фирдүс Тямаев теш табибына барыр алдыннан төне буе йокламый чыккан...

Фирдүс Тямаевның теш табибына барыр алдыннан борчылып, төннәр буе йокламый чыккан вакытлары да булган. «Элек дарулары сыйфатлы ук булмагандыр инде, табиблар тешне авырттырып ала иде. Шуңа күрә кечкенә вакытта табибка бармас өчен ниләр генә эшләми идек, сызлаган тешләр дә уңайланган сыман була иде хәтта. Хәзер исә медицина алга китте, Аллаһка шөкер. Елына берничә тапкыр барып, тешләрне күрсәтеп торырга тырышам», – ди ул.

Гөлүс Хәбибрахманов табиб бүлмәсендә аңын югалткан 

«Теш табибына ел саен йөрергә тырышабыз, елына әллә ничә тапкыр барып  булмый, әлбәттә: вакыт та, акча да кирәк бит аңа», – дип шаярта. Ә 10-15 ел элек Гөлүс бер дә шаяртыр хәлдә булмаган, чөнки тешен күрсәткән вакытта, авыртуга түзә алмыйча, аңын югалткан! Хәзер исә җырчы теш табибларына йөрүне аеруча яратмый...

Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина: «Барыбызга – якынча 100 теш» 

Чиратта җырлы гаилә – Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина. «Тешләрне чистартып, табибка күрсәтеп торудан тыш, дөрес туклану да мөһим бит әле» – дип тезеп китте Рәфинә. «Без рационны баланста тотабыз, натураль ризыклар ашыйбыз. Безнең гаиләбездә, 3 улыбызныкын да кушып, 100гә якын теш бардыр, шуңа күрә табигать биргән тешләребезнең кадерен белеп, саклап торырга тырышабыз», – дип көлә матур гаилә.

Илнат Фәрхуллинның тешен берьюлы 3 табиб алган?! 

«Елына ике тапкыр күренәм. Кызык һәм бик үк кызык булмаган ситуацияләр да күп булды. Берничә ел элек бер тешне 3 табиб карады: икесе ике яктан тотып торды, берсе чүкечләр бн төя-төя умырды. Теш табибларыннан бераз гына куркам» – ди ул.

Җырчыларның теш табиблары белән бәйле кызык һәм кызганыч хатирәләрен яңгарттык, барлык сорауларга да җавап таптык! Нәкъ менә шушы урында теш табибларын һөнәри бәйрәмнәре белән тагын бер тапкыр тәбрик итәбез, ә сезгә, дуслар, матур елмаю теләп калабыз! Тешләрегез сызламасын, сәламәт һәм бәхетле булыгыз! 

Рәсем: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев