Бу – тема!
"KEDS" - ЗАРАРЛЫ АЯК КИЕМЕ!
1916нчы елда “Keds” Америка аяк киеме җитештерү оешмасы спорт киемнәре сериясеннән кедалар тәкъдим итә. Бары тик спорт өчен генә дип уйлап табылган бу аяк киемен аеруча үсмерләр, яшьләр үз итә. Үзләрендә генә түгел чит илләрдә дә ул бик популярлык казана.
Ярты гасыр вакыт узуга карамастан, чүпрәк тукымалы, тигез табанлы аяк киеме үз абруен бүген дә югалтмый, ул хәзер иң “модалы” санала. Спорт белән шөгыльләнү өчен генә җайлаштырылган аяк киемен яшьләр гел киеп йөри.
Әмма табиблар әлеге аяк киемен көндәлек тормышта даими киеп йөрүнең зыянлы булуын кисәтә. Ул организмы әле формалашып бетмәгән баланың аяк асты тигез җирлеккә тиеп торып, яссы табанлылык китереп чыра. Яссы табанлылык башка авыруларга да сәбәпче булырга мөмкин. Гәүдә авырлыгы буыннарга төшеп, аяклар арый, буыннар сыгылмалыгын югалта, кешенең авырлыгы арта.
Бүгенге көндә илдәге халыкның 65 проценты, ә шәһәрдә яшәүчеләрнең 80 проценты яссы табанлылыктан интегә. Вакытында тиешле дәвалану үтсәң, моны кисәтергә мөмкин. Каты аслы, үкчәсе 2,5 см булган, үзегезгә уңайлы аяк киеме киеп йөрергә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев