Логотип Идель
Бу – тема!

СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: ҮКЧӘЛЕ ТУФЛИ БӘЛАСЕ

Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара. Шулай диләрме әле?! Ә остармаса, киресенчә, һәр хәрәкәте зур авырлык белән бирелсә һәм, гомумән, биеп булмаса, нишләргә?

Һәр татар кызы, егете «Әпипә»гә өздереп баса белә. Бу безнең канда. Өздереп басып булмаса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сәбәбе, һичшиксез, рухи түгел, физик халәттә. Мәсәлән, яссы табанлыкта. Сүзебез бүген шул хакта булыр. Күпләребез аю табанлык (плоскостопие) дип ишетеп белгән әлеге авыру турында табиб Крягин Игорь Евгений улы белән сөйләштек.

Нәрсә соң ул?


«Яссы табанлык ул – аяк табаны формасы үзгәрү, аяк табанының буй һәм аркылы өлешләренең тигезләшүе. Аю табанлыкның ике төре була: буй һәм аркылы җыелма яссы табанлык. Икесе дә бик куркыныч һәм сәламәтлек өчен зыянлы», – ди Игорь Евгеньевич.

[caption id="attachment_35078" align="alignright" width="500"] Фото: pixabay.com[/caption]

Сәбәбе нидә?


Табиб сүзләренә караганда, аю табанлылык бик сирәк очракта гына тумыштан килә. Күпчелек очракта балалар дөрес йөрмәү, дөрес аяк киеме кимәү аркасында аю табанлыга әйләнә. 14-15 яшьлек кызларның биек үкчәле, очлы башлы туфли (лодочка) киюләре яссы табанлыкка китерә икән. Игорь Евгеньевич әйтүенчә, 4 смдан да озынрак үкчәле туфли кияргә ярамый. «Озак вакыт дәвамында тигез табанлы аяк киеме кию дә яхшы нәтиҗәләргә китерми. Кешенең артык таза булуы да яссы табанлыкка китерергә мөмкин». Көн дәвамында аяк өстендә булучы, көннең күпчелек өлешен басып торучы абый-апаларда да авыру килеп чыгу куркынычы бар. Укытучы, сатучы, заводта станок каршында эшләүче, төзүче һөнәрләре куркыныч астында икән.

Симптомнар


Яссы табанлыкның симптомнары шактый күп. Иң кызганычы: барлык симптомнар да бик зур авыртулар китерә. Кайбер симтомнар кешенең тышкы кыяфәтенә чыга һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен аермачык күренә.

- аяк табаны, тез, бот өлеше һәм арка сызлау;

- кешенең йөрү һәм басып тору рәвеше үзгәрү. Кәкрәеп басып тору;

- чүгәләгән халәттә тигезлек саклап калып булмау;

- йөргәндә, аю кебек, аякның башын эчкә каратып йөрү;

- аяк бармакларының төрле озынлыкта булуы.

Нишләргә?


Игорь Евгеньевич: «Аю табанлыктан котылу бик авыр һәм озак вакыт таләп итә. Табиб ярдәменнән башка бу авырудан котылу мөмкин түгел. Шулай да, үзлектән шөгыльләнеп, кайбер симптомнарны җиңәргә була. Аяк табаны авыртуыннан котылу өчен, җәй көне ялан аяк ташлы җирлектән, кантарлы җирдән, каты чирәмнән йөрергә кирәк. Шулай ук дөрес аяк киеме сайлау да мөһим. Табиб белән киңәшләшеп, махсус массажга йөрергә һәм физик күнегүләргә үтәргә кирәк».

Ничек булдырмаска?


Яссы табанлыкны булдырмауның берничә алтын кагыйдәсе бар:

1) тигез табанлы аяк киеме кимәскә

2) аяк киеменең үкчәсе 4 смдан артык булмаска тиеш

3) кешедән калган аяк киеме кимәскә. Һәрбер аяк киеме кешенең аяк формасына яраклаша. Башка кешенең туфли яки ботинкисын кигәндә, син үз аягыңның формасын үзгәрттерәсең

4) аяк өстендә күп вакыт уздырмаска.
Кызыклы факт

- Аю табанлылык хатын-кызларда ирләргә караганда 4 тапкырга күбрәк очрый.

- Аяк киеме сайлау кагыйдәләре зурларга да, кечкенәләргә дә бер төрле.

Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев