Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНДА «OPEN SPACE MARKET» ГӨРЛИ: НИЛӘР КАРАРГА?

Бүген, 10 июнь көнне Казанда «Open space market»ның беренче көне узды. Бу чара елга берничә тапкыр уздырыла. Анда популяр брендлар, кешеләр үз куллары белән ясаган сумкалар, аксессуарлар тәкъдим ителгән. Шулай ук биредә ашханә зоналары да эшләде.

Ашау зонасында, мәсәлән, бик тәмле үлән чәйләре, тәмләткечләр, туңдырманың мең дә бер төрлесен тәмләп карый аласыз. Сез үзегезне биредә чын мәгънәсендә дегустатор ролендә сынап караячаксыз.

Әгәр дә сез табигатьне кайгыртучылар рәтендә икән, биредә батарейкалар, төрле чыбыклар тапшыра аласыз, аның өчен махсус савытлар әзерләнгән.

Шулай ук «ЭкоЛогик Казан» стенды янында теш щеткаларыннан, люффа һәм джуттан губкалар, экокружкалар ясау, микроүләннәр үстерү өчен җыелмалар, кирәкле предметларга күп төрле альтернативалар сатып алырга мөмкин.

Фотозона бик кызыклы ясалган, анда сез уңышлы фотолар ясый аласыз. Шулай ук бисердан балдаклар ясау буенча остаханәдә катнаша аласыз.

Брендларга килсәк, биредә һәм хатын-кыз, һәм ир-ат киемнәре күп. 

1. OMELA UNDERWEAR (Санкт-Петербург шәһәре) – эчке кием, корсет һәм купальниклар. 

2. RIVOLGA (Казан шәһәре) – 2015 елдан бирле гамәлдә булган кием бренды. Биредә сыйфатлы премиаль Европа тукымалары кулланыла, барысы да Россия фабрикаларында зур булмаган партияләр белән тегелә. 

3. mabag eco (Чебоксар шәһәре) – табигый материаллардан кием-салым һәм эко-шопперлар.

4. CHIBER_7 (Казан шәһәре) – бу бренд азатлык, универсальлек, детальләр турында.

6. Voicekimono (Мәскәү шәһәре) – коллекциядә дизайнерлар тарафыннан төшерелгән һәм сублимировкалы печать ысулы белән күчерелгән 45 төр принтлы кимоно һ.б.

Бу чара 10-11 июньдә 11:00-21:00 аралыгында уза.

Адрес: Казан ипподромы (Альберт Камалиев ур., 27/1)

Керү – 150 сум.

Мәктәп укучылары һәм студентларга – 100 сум.

7 яшькә кадәрге балаларга һәм пенсионерларга – бушлай.

Үзегез белән изге теләк, яхшы кәеф алырга  онытмагыз!

Алия ГАТАУЛЛИНА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев