Бу – тема!
КАЗАН МАРАФОНЫ: ЧАПМАСАҢ, ВОЛОНТЕР БУЛ!
Марафонда чабып кына түгел, үзеңне волонтер буларак сынап та була. 5 майда узачак “Ак Барс Банк Казан марафоны”нда шундый мөмкинлекләр бар. Биредә бөтен республикадан 500 волонтер җыелачак.
Марафонның волонтерлар штабы марттан ук эшли башлый. 16 яше тулган волонтер булырга теләгән һәркем катнашу өчен гаризаларны җибәрә ала.
Марафон кебек спорт чарасын Timerman сериясе оештыра. 30 еллык тарихы булган турнир моннан дүрт ел элек старт алды. Хәзер ул татарстанлыларны гына түгел, чит ил кунакларын да җәлеп итә. Ә «Timer Helpers» – шушы хәрәкәтнең волонтерлар төркеме. Анда 2017 елдан башлап Татарстандагы марафоннарга волонтерларны әзерлиләр, укыталар.
Быел шушы чара дәвамында марафон буенча Россия чемпионаты узачак. Оештыручылар яңа трасса әзерли. Бөтен дистанцияләрдәге маршрут та бер түгәрәк формасында булачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде
Марафонның волонтерлар штабы марттан ук эшли башлый. 16 яше тулган волонтер булырга теләгән һәркем катнашу өчен гаризаларны җибәрә ала.
Волонтерлар кайсы позицияләрдә эшләячәк соң?
- VIP-кунаклар һәм дәрәҗәле спортчыларны озатып йөрү;
- туклану/су эчү нокталарында;
- старт пакетлары һәм футболкалар тапшыру;
- навигация һәм теркәлү;
- протокол һәм җиңүчеләрне бүләкләү төркемендә.
Марафон кебек спорт чарасын Timerman сериясе оештыра. 30 еллык тарихы булган турнир моннан дүрт ел элек старт алды. Хәзер ул татарстанлыларны гына түгел, чит ил кунакларын да җәлеп итә. Ә «Timer Helpers» – шушы хәрәкәтнең волонтерлар төркеме. Анда 2017 елдан башлап Татарстандагы марафоннарга волонтерларны әзерлиләр, укыталар.
Быел шушы чара дәвамында марафон буенча Россия чемпионаты узачак. Оештыручылар яңа трасса әзерли. Бөтен дистанцияләрдәге маршрут та бер түгәрәк формасында булачак.
Волонтер булырга теләүчеләр timerman.org сайтында теркәлә ала.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев