КАВЫН: КЕМНӘРГӘ АШАУ ЗЫЯНЛЫ?
Диетолог кавынның бөтен кешегә дә ярамавы турында хәбәр итте.
Табиб-диетолог Ольга Кораблева әйтүенчә, кавынны гастрит, панкреатит, холецистит, язва кебек авырулар булганда, аеруча аларның кискенләшкән вакытында ашамау хәерле.
– Кавынның эчне йомшарта торган сыйфаты бар. Шуңа күрә эчәклекләр эшчәнлегендә кыенлыклар булганда кавын ашау киңәш ителми. Ул инде булган проблемаларны да да катлауландыра ала, – ди табиб.
Шулай ук, белгеч кавында калорияләр аз булуга карамастан, аның авыр үзләштерелүе турында әйтә. Диетолог аны ач карынга һәм башка ризыклар белән бергә ашамаска киңәш итә. Шул исәптән, башка җиләк-җимешләр белән ашау да хупланмый.. «Ашаган очракта газлар барлыкка килергә яки диарея башланырга мөмкин. Шуңа күрә ашаганнан соң берәр сәгать көтеп тору яхшы булачак», - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев