КАРБЫЗЛЫ ТӘМЛҮШКӘЛӘР!
Җәйне карбызсыз күз алдына китереп тә булмый. Кемнәрдер сусыл, баллы, ярмалы, тәмле карбызны үзен генә ашарга яратса, кемнәргәдер аны ингридиент буларак кулланып, төрле рецептларда куллану ошый. Без сезгә шундый карбызлы ризыкларны җыйдык.
КАРБЫЗ-ФЕТА САЛАТЫ
Ингредиентлар:
300 г карбыз (кубиклар)
100 г фета сыр (кубиклар)
1/4 кызыл суган (юка киселгән)
руккола
зәйтүн мае
кара борыч, бөтнек
Әзерләү:
Карбыз, фета һәм суганны бутап, руккола өстенә куярга. Зәйтүн мае, борыч һәм бөтнек сибәргә.
КАРБЫЗЛЫ ПИЦЦА
Ингредиентлар:
карбызның юан бер кисәге (пицца нигезе кебек түгәрәк)
натураль йогурт
топпинг: җиләк, банан, киви, черника, шоколад, кокос йомычкасы, маршмеллоу
Әзерләү:
Карбыздан түгәрәк кисеп алып, өстенә йогурт сылап, чын пицца кебек җиләк-җимеш һәм татлы ризыклар белән бизә!
ГРИЛЬДӘ КАРБЫЗ
Ингредиентлар:
туралган карбыз кисәкләре
зәйтүн мае
тоз, кара борыч
бальзамик крем
Әзерләү:
Карбызны майлап, һәр яктан 1-2 минут грильдә кыздырырга. Тоз, борыч һәм бальзамик соус белән бизәргә.
КАРБЫЗЛЫ СМУЗИ
Ингредиентлар:
300 г карбыз
100 мл йогурт
1 банан
1 чәй кашыгы бал
боз
Әзерләү:
Барысын бергә блендерда әйләндерергә.
ШОКОЛАДЛЫ КАРБЫЗ КОНФЕТЛАРЫ
Ингредиентлар:
Кубиклап киселгән карбыз
100 г шоколад
кокос йомычкасы, вакланган чикләвек яисә баллы бизәк
Әзерләү:
Шоколадны эретеп, карбызның һәр кубигын шпажкалар ярдәмендә шоколадка батырып, өстен кокос, чикләвекләр белән бизә. Суыткычка катырырга куй.
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев