КАРБЫЗ КӨНЕ: БУ ҖИМЕШ БЕЛӘН ЯКЫННАНРАК ТАНЫШАБЫЗ!
Бүген күп илләрдә тәмле бәйрәм – Карбыз көне билгеләп үтелә. Без дә аны искә алмыйча булдыра алмадык: кызыклы язма әзерләдек. Аны укыгач, син карбыз турында тагын да күбрәк белә алачаксың.
Әлеге бәйрәмнең башлангычы АКШка барып тоташа. Сүз уңаеннан, бу ил карбыз ашау буенча беренче урында тора.
Үзе ашата, үз эчертә, үзе юындыра! Карбыз үзе өчен махус бәйрәмгә лаек!
Тарихка күз салыйк
Тарихчылар фикеренчә, карбызның туган җире булып Көньяк Африка тора. Борынгы Мисырда ук кешеләрнең карбыз үстерү белән шөгыльләнгәннәре билгеле.
Безнең эрага кадәр 20 гасырда фиргавеннәрнең төрбәләренә дә карбызны махсус салып калдыра торган булганнар. Ул аларның теге дөньяда туклану өчен ризыклары булып саналган.
Россия һәм Европада беренче карбызлар якынча 11-12 гасырда пәйда була. Бүгенге көндә карбызны бөтен илләрдә үстерәләр. Иң күбе - Кытайда. Аннан Төркия,Иран, Мисыр, Америка илләре, Россия һәм Үзбәкстан килә.
Файдалы яклары
Карбыз азканлылыктан, йөрәк-кан әйләнеше системасы авырулары, бавыр, сидек юллары авыруларыннан ярдәм итә. Шулай ук сидекне яхшы куа, организмда ташлар ясалуга каршы тора. Холестериннан котылырга, кан басымын көйләргә ярдәм итә.
Карбыз витамин чыганагы булудан тыш әле кәеф чыганагы да булып тора!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
-
7 мая 2024 - 12:38
«БАТЫР ЕГЕТЛӘР» БАТЫР КАЛДЫ!
-
6 мая 2024 - 15:39
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ҖӘЙГЕ ЭКСКУРСИЯЛӘР СТАРТ АЛАЧАК
-
4 мая 2024 - 13:35
«КАДРОВЫЙ РЕЗЕРВ» – ҮЗЕҢНЕ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН МЕНӘ ДИГӘН ЫСУЛ!
Нет комментариев