Логотип Идель
Бу – тема!

КАНИКУЛЛАРНЫ НИЧЕК УЗДЫРАБЫЗ?

Яңа ел каникулларына планнар кордыгызмы әле? Без сезгә ярдәмгә киләбез һәм күңелле вакыт уздыру ысуллары тәкъдим итәбез.

 

  1. Кремль яр буендагы чыршы белән сокланмыйча калмагыз. Шунда ук тәм-томнар белән дә сыйлана аласыз. Ә иң мөһиме – матур гирляндалар белән бизәлгән озыыын шугалак. Искиткеч фотолар ясау һәм дуслар, якыннар белән күңел ачу өчен менә дигән урын!
  2. 10 көннән артык ял иткән вакытта спорт турында да онытып бетермәгез. Саф һавада чана, чаңгы, сноубордта шуасыгыз килсә, Свияжскка рәхим итегез. Үзегезне берничә сәгатькә чып-чын спортчылар итеп хис итеп, табигать матурлыгы белән сокланып алыгыз әле!
  3. Рухи яктан ләззәт аласыгыз килсә, башкалабызда эшләп килүче театрларга, Яңа ел тамашаларына бара аласыз. Шулай ук төрле паркларда, скверларда һәрдаим төрле чаралар уздырылып тора. Мәгълуматны алдан барлап куйсагыз, үзегезгә уңайлы булачак!
  4. Кыш бабайның резиденциясенең кая урнашканын беләсезме? Ул Арча районы Кырлай авылында. Гаиләгез белән җыелышып, сихри дөньяга сәяхәт кылып кайтуны планнарыгызга кертеп куегыз. Кыш бабайга шигырь сөйләп, бүләк алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
  5. Яңалыклар, инноваццияләр белән танышасыгыз килсә, Казаннан ерак булмаган Иннополиска барырга киңәш итәбез. Андагы заказалар ташып йөрүче роботлар белән танышып, бәйрәм белән дә котлап кайта аласыз!
  6. Мәскәү базарына бармаган булсагыз, бу хатаны төзәтергә ашыгыгыз. Яңа ел бизәлеше, һәр җирдәге парлы чыршылыр сезне битараф калдырмаячаклар. Базар булгач, тәмлүшкалар турында да онытмагыз!

 

Ялларыгыз күңелле, продуктив һәм файдалы узсын, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев